Әлмәтлеләр, соңга калмагыз!
1 октябрьгә санаулы көннәр генә калып бара. Бу федераль ташламага ия булган һәрбер кеше аңа кадәр 2017 елга социаль хезмәтләр җыелмасын калдыру яки аннан баш тартып акчага өстенлек бирү турындагы карарга килергә тиеш дигәнне аңлата.
Әлмәт шәһәре һәм районы буенча 1 июльгә социаль җыелмадан файдалану мөмкинлеге 13645 кешегә каралган. Хәбәр иткәнебезчә, социаль җыелманың теләсә нинди өлешен хезмәтләр рәвешендә яки акчалата алырга була. Күңелсез күренешләр булып торса да, федераль ташламага ия булучы әлмәтлеләрнең 68,2 проценты әлегә акчага өстенлек биргән. Пенсия фонды идарәсе белгечләре әйтүенчә, азактан терсәкләрен тешләүчеләр дә булгалый. Чөнки табиб тарафыннан язылган медикаментлар бәясе социаль хезмәтләр җыелмасы күләменнән дә артыграк булгалый. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан, шул исәптән дару белән тәэмин ителеш өлешеннән баш тартканнарга табиб рецепты буенча бушлай дарулар җибәрелми. Шәһәрдәшебез Галим ага Сафин да нәфесе корбаны була язган.
- Миндә шикәр чире. Дарусыз торып булмый. Хатын сүзенә карап, компенсациясен алып карадык. Даруларга ул гына җитәрлек түгел. Пенсиянең күпме икәнлеген чамалый торгансыздыр. Узган ел кабат социаль җыелмадан файдалана башладым. Хәзер даруханәләрдә кытлык юк, - диде ул.
Чынлап та, сәламәтлек әллә ни борчымаганда дарулар турында бик уйламыйсың. Ә инде хәл мөшкелләнеп китеп, авыру һәм дәвалану озакка сузылгач, бихисап дарулар кирәк була башлагач, акчалата компенсация җитәрлек булмый. Гаилә бюджеты да еш кына мондый йөкне тарта алмый. Шул ук вакытта социаль хезмәтләр җыелмасын да кирәк вакытта яңартып булмый. Әгәр инде син, мәсәлән, быел компенсация алып, ә киләсе елда социаль хезмәтләрдән файдаланырга уйлыйсың икән, 1 октябрьгә кадәр тору урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә килеп, яңа гариза язарга кирәк. Сез 2017 ел башыннан гына социаль җыелманы ала башлаячаксыз. Шуңа күрә бу эштә барысын да бизмәнгә салып, җиде кат уйлау, бер кат кисү сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа