Реклама
Күркәм гадәт буенча физкультурачылар көнен Әлмәтнең медицина хезмәткәрләре массакүләм "Сәламәтлек" йөгерү акциясе белән билгеләп үтә.
Бу юлы старт сызыгына медицина профилактикасы үзәге, медсанчасть, үзәк район хастаханәсе, перинаталь үзәкле балалар хастаханәсе, 3 нче поликлиника һәм ашыгыч ярдәм станциясе хезмәткәрләре басты. Кросс шәһәрнең 60, Татарстан нефтенең 70 еллык юбилейларына багышланды. ЦРБның ЭВМ операторы Марина Талипова өчен физик культура - хобби да, стимул чыганагы да, күңел ачу белән беррәттән җитди гамәл дә. Аның яраткан дистанциясе - 400 метр. Сәламәтлек саклау министрлыгы уздырган спартакиадаларда актив катнашучы Марина җиңел атлетика буенча беренче разрядка ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы