Әлмәтлеләр балалар хосписын төзүгә үз өлешләрен кертә башлады
Медсанчасть коллективы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылган беренче балалар хосписын (өметсез авыруларга дәвалау нәтиҗәсез булган стадиядә ярдәм һәм тәрбия күрсәтә торган учреждение) төзү буенча проектны тормышка ашыруга үз өлешен кертте.
88600 сум күләмендә җыелган акча лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү буенча төзелгән иҗтимагый хәйрия фондына күчерелгән. Татарстанда 509 бала онкология белән авырый.
Фото Интернет челтәреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа