Әлмәтледә йогышлы авыру
Көннәр җылына, бакчалар да кардан арына башлады.
Инде хәзер үк бакчачылык ширкәтләренә юл тотучыларны күрергә була. Санитария белгечләре кешеләргә санитар-гигиена таләпләрен онытмаска киңәш итә. Ел саен шушы чорда геморрагик бизгәк йоктыручыларның арта төшүе күзәтелә. Кыш көне дә әлмәтлеләр арасында тычкан чирен йоктыручылар булып тора. Узган атнада тагын бер әлмәтлегә якынча шундый диагноз куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа