Әлмәткә башкала табиблары үзләре килде
Сыйфат атналыгы кысаларында калабызда авыруларның хокукларын яклау буенча акция үткәрелде.
Анда Казаннан белгечләр дә килгән иде. Шушында ук кан басымын үлчәделәр, сәламәтлек темасына багышланган китаплар һәм буклетлар тараттылар. Мондый күчмә акция быел өченче тапкыр оештырылган. Быел башкала табиблары катнашында төрле шәһәрләрдә 16 акция үткәрү каралган. Әлмәттә аның онкология диспансерында узуы да отышлы булды. Акциядә катнашучылар шушында ук белгечләргә сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Белешмәләр алу өстенә 130 дан артык кеше үзләрен онкология авыруларына тикшертә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia