Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге ачылды

Сәламәтлек саклау тармагы үсеше өчен быел "Татнефть" оешмасы барлыгы 200 млн сумнан артык акча белән ярдәм иткән.

Әлмәт шәһәренең 60 еллыгы һәм Татарстанның нефть чыганакларының сәнәгый эшкәртелүенә 70 ел тулуга багышланган юбилей чаралары кысаларында, ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Әлмәт үзәк район хастаханәсенең 48 ятакка исәпләнгән йогышлы авырулар бүлеге ачылышы тантанасында катнашты.
Министр балалар стационары территориясендә "парк оранжевых настроений" паркын карап, капиталь ремонттан соң ачылган яңа туган балаларны реанимацияләү бүлегендә булды. Айрат Фәррахов шулай ук яңа "Западные ворота" микрорайонындагы "Педиатр һәм мин" балалар табибы офисы, туберкулезга каршы һәм психоневрологик диспансерлар эшчәнлеге белән танышты.
"Татнефть" ААҖ ширкәтенең финанс ярдәме белән Әлмәт үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеген капиталь төзекләндерү өчен 26 миллион 429 мең 370 сум акча бүлеп бирелгән. Район башлыгы Мәҗит Салихов ачылыш тантанасында ясаган чыгышында билгеләп узганча, сәламәтлек саклау тармагы үсеше өчен быел "Татнефть" оешмасы барлыгы 200 млн сумнан артык акча белән ярдәм иткән.
Айрат Фәррахов Әлмәттә заманча дәвалау ысуллары үсеш алачагына ышанычын җиткерде. Табиб һәм гражданин буларак, ул "Татнефть" ААҖ генераль директорына, халык файдасына төрле объектларга финанс ярдәмен күрсәтүе өчен рәхмәтен белдерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына да барлык сәламәтләндерү проектлары өчен рәхмәт сүзләре ирештерелде, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250