Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт табибәсе “Ак чәчәкләр”дә номинант булды

Нибары дүрт ай элек кенә дөньяга аваз салган Ангелина Тургаева бәхетле гаиләдә кечкенә абыйсыннан соң теләп, көтеп алынган икенче бала.

Кызчык сау-сәламәт, хәрәкәтчән, шат күңелле, аралашучан, күкрәк сөте имеп үсә. Аның киләчәге якты, чөнки янәшәсендә - сабыйлары өчен өзелеп торучы әти-әнисе һәм ышанычлы, яхшы табибә.

Рәмзия Охотина медицинада менә инде чирек гасырга якын хезмәт куя. Әлмәтнең 7 нче мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган кыз Архангельск медицина институтының педиатрия факультетына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. 1991-1996 елларда ул Әлмәтнең иң катлаулы, шактый читтәге участогына - СУ-2 һәм РТС районнарына хезмәт күрсәтә. Көчле суыкларда, җил-яңгырда чакыру буенча кечкенә авырулар янына барып җитүнең ни икәнен башына төшкән кеше үзе генә беләдер. Шуңа да без, ата-аналар, табибларның хезмәтен, тырышлыгын бәяләргә, аларның киңәшләренә һәрвакыт колак салырга тиешбез.

Рәмзия Охотина исә «үз әти-әниләрен» мактап туя алмый һәм алар белән горурлана да әле. Шул ук вакытта, форсаттан файдаланып, тавыш бирүдә актив катнашканнары өчен ихлас күңелдән аларга рәхмәтен белдерә. Татарстанның дәрәҗәле конкурсларыннан берсе булган «Ак чәчәкләр»дә катнашу, номинант, димәк, бәйгенең җиңүчесе дә булу бәхете һәркемгә дә тәтеми бит. Германия клиникасында стажировка узуга грант откан табибә үзе болай дип сөйли:

- Вакыйгаларның мондый борылыш алуын күз алдыма да китермәгән идем. Мин карьеристка түгел. Миңа сабыйларымның - кечкенә әлмәтлеләрнең сәламәтлеге, аларның әти-әниләре, әби-бабайларының күңел тынычлыгы кадерлерәк. Эшемне нык яратам. Хезмәтемдә иң мөһиме - белем, тәҗрибә һәм интуиция.

Белүебезчә, Рәмзия әле бик оста бии дә, акробатика буенча спорт мастерлыгына кандидат исемен дә йөртә. Үз балалары - улы Артем (16 яшь) һәм кызы Арина (13 яшь) белән хаклы рәвештә горурлана, тормыш иптәше Виталийны яратуын да яшерми. Эш урынында да хезмәттәшләренең ихтирамын казанган, җитәкчелек тарафыннан игътибар, ярдәм тоеп, бөтен күңелен биреп хезмәт куя. «Перинаталь үзәге булган Әлмәт шәһәр балалар шифаханәсе»нең баш табибы урынбасары Тамара Черемисина гадәти булмаган планеркада тантаналы шартларда Рәмзия Охотинаны зур җиңүе белән тәбрикләде һәм бөтен коллектив исеменнән аңа фидакарь хезмәте, дәүләт дәрәҗәсендә танылуы өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Елның иң яхшы табибларын бүләкләү һәм аларга дипломнар белән сертификатлар тапшыру тантанасы Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховлар катнашында үтте. Иң яхшы табибларга бирелгән премия аларга алга таба тагын да камилләшү өчен көчле стимул, башкаларга үрнәк алу өчен өлге, хезмәтләре алдында баш ию өчен сәбәп булып торсын иде.

Лилия Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250