Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт табиблары ярышты. Кем беренче?

Балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгендә Әлмәт муниципаль районы дәвалау учреждениеләре арасында йөзү буенча ярышлар узды.

Анда 7 сәламәтлек саклау учреждениесеннән 18 спортчы катнашты.

Шәхси зачетта җиңүчеләр булып түбәндәгеләр танылды:

Ирләр арасында:

1 нче урында - медсанчастьның функциональ диагностика бүлеге мөдире Гайсин Рөстәм Фаисович;
2 нче урында - Әлмәт стоматология поликлиникасы табиб-стоматологы Муллакаев Әмир Азатович;
3 нче урында - медсанчастьның табиб-хирургы Мартынов Евгений Викторович.

Хатын-кызлар арасында:

1 нче урында - медсанчастьның табиб-кардиологы Бәдгытдинова Гүзәл Рөстәмовна;
2 нче урында - медсанчастьның 2 нче кардиология бүлеге мөдире Шарапова Светлана Илдаровна;
3 нче урында - ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе фельдшеры Багаева Елена Борисовна.

Командалар зачетында:
1 нче урында - медсанчасть;
2 нче урында - Әлмәт стоматология поликлиникасы;

3 нче урында - ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса