Әлмәт стоматология шифаханәсендә өлкәннәргә бушлай хезмәт күрсәтелә
Шәһәр стоматология шифаханәсе аерым категориягә ия гражданнарга тешләрне бушлай протезлау хезмәте күрсәтә.
Хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, реабилитацияләнгән затлар, «Ана даны» медаленә ия булган пенсия яшендәге һәм инвалидлык төркеменә карамаган әлмәтлеләр бирегә мөрәҗәгать итә ала. Үзегез белән паспорт, медицина полисы, ташламага ия булу таныклыгы алып килү мәҗбүри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа