Әлмәт медсанчастенда тез буынын протезлау буенча мастер-класс үтте
11-13 декабрьдә Әлмәт медсанчастенда тез буынын эндопротезлау буенча мастер-класс үтте.
Самара медицина университеты клиникасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Дмитрий Кудашев һәм медсанчастьның ортопед-травматологлар бригадасы травматология бүлеге мөдире Илдар Исмәгыйлев җитәкчелегендә беренче биш авыруга операция ясады. Операция вакытында әлеге ысул белән операция ясауның барлык нечкәлекләре өйрәнелде, камилләштерелде.
Ел саен дөньяда 1миллионлап тапкыр эре буыннарны эндопротезлау буенча операция ясала. Әлеге операциягә ихтыяҗ 1 мең халыкка 1,5-1,7 кешене тәшкил итә.
Материал msc.tatneft.ru буенча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа