Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт медсанчастендә «Корсак аортасы аневризмнарын хирургия дәвалавында заманча ысуллар» мастер-классы булды

2012 елның 13нче декабреннән 14нче декабренә кадәр ААҖ «Татнефть» һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә «Корсак аортасы аневризмнарын хирургия дәвалавында заманча ысуллар» мастер-классы (workshop) үтте.

Мастер-класс барышында ИБС РКНПК Росмедтехнологияләр (Мәскәү шәһәре) хирургия дәвалавы бүлегенең әйдәүче белгече Т.Э. Имаев җитәкчелегендә ААҖ «Татнефть» һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте кардио һәм рентгенохирурглары тарафыннан корсак бүлеге аортасын эндоваскуляр протезлау буенча 2 операция ясалды.

Медсанчастьтә бу беренче операцияләр түгел, шушы елның октябрендә инде шундый ук операцияләр ясалган иде. Бер пациентка корсак аортасының инфрареналь бүлеген протезлау белән беррәттән chimney (төтенчыккыч) төре буенча сул як бөер артерияләренпротезлау операциясе үтәлү бу мастер-классның үзенчәлеге булып торды. Бу югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты дәрәҗәсен тагын бер баскычка биегрәк күтәрергә рөхсәт итүче операцияләрнең яңа төре.

Барлык операцияләр уңышлы үтте. Пациентларның хәле канәгатьләнерлек.

Материал Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250