Реклама
Республикада А/Н1N1/2009 гриппының дүрт очрагы теркәлде.
Барысы да гриппка каршы прививка ясатмаган кешеләр. Вакытында дәвалау аркасында алар хастаханәдән савыгып чыккан. Әлмәттә грипп белән әлегә хәл тотрыклы. Балалар арасында да, өлкәннәр арасында да эпидемия күзәтелми.
Әлмәт медиклары дуңгыз гриппыннан куркырга сәбәпләр юк ди. Әмма беренче билгеләре күренү белән үк шифаханәгә мөрәҗәгать итү мәҗбүри.
Табиблар гыйнвар азагында, февраль башында гриппның артуын фаразлый. Барлык медицина учреждениеләре дә эпидемия очрагына әзер.
Кешеләргә грипптан саклану өчен прививка ясатырга кирәк. Көз көне үк прививка ясаткан кешеләр гриппны җиңелчә салкын тию кебек кенә кичерә.
Быел 11 мең балага прививка ясалган.
Балалар, йөкле хатыннар, өлкән яшьтәгеләр риск төркеменә керә, ди табиблар. Аларга халык күпләп җыелган урыннарга барудан тыелып торырга кирәк. Кулларны гадәттәгедән ешрак юарга, суган, сарымсак ашарга, урамнан кергәч бал белән кайнар чәй эчәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+