Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кызамык килә

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары Европа төбәге илләрендә кызамык авыруы буенча санитар-эпидемиология торышның начараюы хакында сөйли.

Узган ел белән чагыштырганда кызамыкның биш тапкырга артуы күзәтелгән. 31 майда Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе Әлмәт территориаль бүлеге начальнигының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары И.В.Хәйруллина белән уздырылган брифингта шушындый белешмәләр китерелде.

И.В.Хәйруллина 2011 елда Европа һәм Азиянең 43 илендә 23 меңнән артык кешенең кызамык белән авырганлыгы теркәлүен әйтте. Россия Федерациясе территориясенә әлеге авыру 2010-2011 елларда Бөекбританиядән, Германиядән, Италиядән, Франциядән, Финляндиядән, Украинадан, Үзбәкстаннан, Һиндстаннан, Малайзиядән һәм КНРдан кергән. Кызамык белән үткән ел илебезнең 30 субъектында яшәүче 631 кеше авырган. Аның аеруча Төньяк Кавказ һәм Көньяк Федераль округларда, Мәскәүдә таралуы күзәтелгән. Агымдагы елда Россиядә 47 субъекттан 1400 кеше кызамык уңаеннан медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән. Авыру йоктыручыларның 60,4 проценты балалар, аларның 28,6 проценты бер яшькә кадәрге сабыйлар. Ирина Владимировна авыручылардан 84 процент баланың һәм 73 процент зурларның кызамыкка каршы вакцина ясамаган булуларын да билгеләп үтте.

Татарстанда кызамык белән авыруның беренче очрагы 2010 елда теркәлгән. Ул Үзбәкстан якларыннан ияреп кайткан. Быел республикада да бу уңайдан эпидемиологик торыш начарая төшкән. Казанда инде 11 очрак теркәлгән.

И.В.Хәйруллина Әлмәт муниципаль районында да кызамык буенча ситуациянең киеренке булуын искәртте. "Миграцияне, кешеләрнең район һәм республика территориясеннән читкә чыгуын, ял итәргә Европа һәм Азия илләрен сайлауларын искә алганда, кызамык теләсә кайсы вакытта Әлмәткә килергә мөмкин. Бигрәк тә прививка ясатмаган яисә аны бер тапкыр гына ясаткан якташларыбызның футбол буенча Европа чемпионатына баруы куркыныч тудыра. Украинада кызамык белән авыруның 8300 дән артык очрагы теркәлүен истән чыгармаска иде", - диде Ирина Владимировна. Ул прививка ясалмаган балаларга кичекмәстән иммунизация үткәрергә кирәклегенә басым ясады. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе Әлмәт территориаль бүлеге туристлык агентлыкларыннан ял итәргә барырга җыенучыларга Европа төбәге илләрендәге эпидемиологик ситуация турында алдан ук белешмә бирүләрен, кисәтеп куюларын таләп итә.

И.Апачаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250