Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Июль башыннан гына да шифаханәләргә талпан кадалудан медицина ярдәме сорап 14 кеше барган.

Талпанны кызу көннәр дә, яңгыр да куркытмый. Роспотребнадзорның Әлмәт территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирина Хәйруллина әйтүенчә, атна саен талпан кадалудан мөрәҗәгать итүчеләр булып тора.

Июль башыннан гына да шифаханәләргә бу уңайдан медицина ярдәме сорап 14 кеше барган. Аларның өчесе балалар. Ә менә микроспория йоктыру кимегән. Нибары 4 очрак кына теркәлгән. Бу балаларның җәйге каникулларда лагерьларда һәм шәһәрдән читтә башка урыннарда ял итүе белән аңлатыла, диде белгеч. 6 кеше корчаңгы эләктергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250