Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Иммунитетны ничек ныгытырга?

Бүгенге экология аркасында иммунитет бик тиз какшый. Шуңа күрә грипп та бик тиз аяктан егып салырга мөмкин, башка авырулар да тирәләп йөри, тиз арыта, иртән йокыдан торып булмый.

Мондый хәлгә тарымас өчен иммунитетны ныгытырга кирәк. Бу очракта безнең киңәшләр ярдәмгә килер. Шул ук вакытта саф һавада йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә дә тырышыгыз.

Нарат яки чыршы ылысларын җыеп (аларны җәйдә үк хәстәрләп куйсаң да була), 40-50 данә энәләрен әзерләгез. Эмаль кружкада яки кечкенә эмаль кәстрүлдә 250 г су кайнатыгыз һәм аз-азлап кына шуңа энәләрне салыгыз. Әгәр ылысны яңа җыйган булсагыз, 20 минут кайнатырга кирәк, ә инде җәй һәм яз айларында җыеп хәстәрләнгән булса - 40 минут. Аннары кайнатманы сөзеп алырга (әйткәндәй, ылысларны башта ук марляга урап салырга да мөмкин - сөзеп торасы да булмый). Менә шушы порцияне көн дәвамында ашалган азыклар белән бергә 2-3 тапкыр эчәргә кирәк. Тәмен үзгәртер өчен бал яки шикәр кушарга да мөмкин. Искәрмә: җәй яки яз көннәрендә җыйган ылысларны суыткычның туңдыру камерасында (кечкенә ботаклар белән булса, яхшырак) сакларга кирәк.
300 г усак агачы кайрысын ваклагыз һәм кайнап торган 2 литр суга салыгыз да 15 минут кайнатыгыз. Суынганнан соң, сөзеп алыгыз һәм көненә икешәр чынаяк эчегез. Ачы тәмен бетерү өчен бал яки шикәр кушып эчәргә мөмкин. Усак кайрысын кышкылыкка алдан хәстәрләп куярга да була. Ул авитаминоз вакытында ярдәм итә һәм аспирин урынына канны сыегайту өчен дә эчәләр. Шуңа күрә ул, аеруча өлкән яшьтәге кешеләр өчен, файдалы. Аннары тагын да бер үзенчәлеге бар: үзенең ачылыгы ярдәмендә ул шулай ук организмга аш кайнатуда да булышлык итә.
Каны начар (гемоглобины түбән, тимер аз) булган кешеләргә сарымсак кушып ясалган чи чөгендер салаты бик файдалы. Чи чөгендерне үзегез теләгән эрелектәге яшелчә кыргычтан үткәрегез, сарымсак турап яки махсус сырымсак изгеч аша үткәреп салыгыз һәм майонез кушып бутагыз - тәмле дә, файдалы да салат. Теләгән кешегә нинди дә булса чикләвек ваклап кушарга да мөмкин. Ә тоз урынына кыргычтан үткәреп тозлы кыяр салсаң да була.
Ә инде кемнең язга таба күзләре начар күрә башласа, менә бу рецептны кулланырга тәкъдим итәбез. Моның өчен сезгә кабыгыннан әрчелгән көнбагыш кирәк булачак. Аны коры табада алтын-сары төскә кергәнче кыздырыгыз да, шуңа кыргычтан үткәреп кишер салыгыз, бергә бутагыз. Бу салатны, һәркем үзе теләгәнчә, каймак яки майонез белән тәмләндерергә мөмкин. Бу бик туклыклы һәм файдалы салат.
Февральдән башлап кызыл бөрлегән яфраклары яки җимешләреннән пешерелгән чәй эчү файдалы. Дөрес, аның яфракларын да, җимешен дә 2-3 сәгать дәвамында термоста пешерү яхшырак. Ә аннары шул төнәтмәне бал, шикәр яки варенье белән эчәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса