Галимнәр тавык итендә үлемгә китерә торган инфекция тапканнар
Вирус-мутант кешедә көчле пневмония китереп чыгарырга сәләтле икән.
Тавык итендәге яңа инфекцияне Англиянең Бирмингем университеты тикшеренүчеләре тапкан, дип хәбәр итә "Российская газета". Дөньяда инде яңа авыруны йоктыруның берничә очрагы теркәлгән. Беренче очрак Кытайда булган, күптән түгел шуңа охшашлы билгеләр белән тагын берәүне Даниядә шифаханәгә салганнар. Галимнәр хәзер әлеге чирне җиңәрдәй препарат булдыру белән мәшгуль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа