Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Фатирдагы эсселектән котылыйм дисәң...

Иң әйбәте, әлбәттә, кондиционер, ләкин ул "бәхет", беренчедән, кыйммәт, икенчедән, белми кулланганда сәламәтлеккә зыян сала. Шуңа күрә белгечләр эссе көннәрдә бүлмәдәге тынчулыктан котылуның берничә башка ысулын тәкъдим итә.

Иң башта тәрәзәләрне ябарга кирәк. Кызу һава да, кояш нурлары да безгә шуннан керә бит. Ябарга дию - тәрәзләрне һава кермәслек кенә итү дигән сүз түгел. Бу очракта иң әйбәте урамдагы яктылыкны кертмәслек итеп томалап кую. Кичтән үк япсагыз, иртәнгә үк бүлмәләрнең суынганын сизәчәксез. Әгәр дә инде кояш нурларыннан башка яшәргә яратмасагыз, пыялаларга "көзгеле" пленка ябыштырырга була.
Тагын бер мөһим киңәш - бүлмәдәге һаваны дымландырып тору. Акчалары булганнарга автомат рәвештә эшли торган дымландыргыч алып куярга да була. Ләкин моны гап-гади пульверизатор - гөлләргә су сиптергеч ярдәмендә дә эшләргә була. Шул сәбәпле бүлмәдәге температураны төшерергә була, ди белгечләр. Ләкин монда артык мавыгып китәргә кирәкми - алайса фатирыңнан мунча булачагын көт тә тор. Тагын бер гади ысул - салкын сулы савытка боз кисәкләре салып кую. Шул ук вакытта бүлмәгә юеш тастымаллар да элеп куярга була.
Тагын бер киңәш - эшли торган барлык көнкүреш приборларны сүндереп кую. Чөнки шул ук суыткыч та эшләү процессында бүлмәгә җылы тарата.
Кондиционерн алырга акчагыз булмаса, кайберәүләр аны өйдә үзеңә ясарга киңәш итә. Моның өчен бозлы су салынган табак һәм... вентилятор кирәк. Вентиляторның агымын савытка гына юнәлтәсе, бүлмә тиз арада суыначак ди. Ә сез кызудан ничек котыласыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса