Эшкә кергәндә һәм эшләгәндә медицина күзәтүен узу мәҗбүриме?
Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсендә шушы мәсьәләгә багышлап киңәшмә узды.
Медицина күзәтүен даими уздыру турында РФ Сәламәтлек, социаль үсеш министрлыгының махсус приказы да бар. Анда даими медицина күзәтүенең кемнәр узарга тиешлеге анык әйтелгән. Бу эш бигрәк тә авыр һәм зарарлы хезмәт шартларында эшләүчеләргә бик кирәк. Әлмәттә медсанчасть, ЦРБ, 3 нче поликлиника, наркология диспансерының медицина күзәтүләре үткәрергә лицензияләре бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа