Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

«Эх, тешләре!» дисеннәр...

«Әлмәт таңнары» газетасы «Dental Lux» стоматология клиникасы белән берлектә башлап җибәргән өр-яңа рубриканы дәвам итә. Бүгенге әңгәмәдәшебез - хирург-стоматолог Елена Анатольевна Булатова. Аралашуның төп темасы - стоматологиягә яңа агым буларак килеп кергән имплантология.

Нәрсә ул имплант?

Имплантның ни икәнен белү өчен тешнең төзелешен күзалларга кирәк. Ул уртта «күмелгән» тамырдан һәм чәйнәү процессында катнаша торган өске өлештән тора. Менә шушы ясалма тамыр имплант дип атала да инде. Ул коронка дип исемләнгән ясалма өслекне урнаштыру өчен җирлек булып тора. Һәм, әйтергә кирәк, бүгенге көндә бу теш куюның иң заманча, иң яңа һәм кулай ысулы булып санала.

- Бу өлкәдә мин инде 10 елдан артык эшлим. Үз тәҗрибәмә таянып кына да имплантологиянең барлык уңай һәм тискәре якларын әйтеп бирә алам. Дөресен генә әйткәндә, тискәре ягы дию бик үк чын да булмас - теләсә нинди медицина процедурасында булган кебек, биредә дә кайбер чикләүләр булырга мөмкин, - ди әңгәмәдәшем.

Җайлы, матур, зәвыклы

Аңлавыгызча, имплантология - ул теге яки бу сәбәпләр аркасында үз тешләреннән колак кагучылар өчен коткару чарасы. Элегрәк, салынма протезлар, үз тешләреңне «очлап», ягъни, мәсәлән, коронканы тотып торучы нигез итеп кулланып ясалган күперсыман протезлар кулланылган булса, бүген сәламәтлекләре хакында кайгыртучыларга күпкә җайлы, матур һәм зәвыклы булган имплант- лар тәкъдим итәләр.

- Күперсыман протездан аермалы буларак, имплантларга утыртылган коронка, беренчедән, гомерлеккә хезмәт итәргә сәләтле. Икенчедән, аны куйган вакытта башка тешләргә зыян килми. Күперсыман коронкалар урнаштырганда янәшәдәге тешләрнең нервлары алынып, үзләре тулысы белән кырыла, кайрала. Өстәвенә, протез астына ризык калдыклары кереп интектерергә, шул рәвешле аларда да кариес башланырга мөмкин. Шул сәбәпле ясалган тешләрнең куллану вакыты уртача 7 ел тәшкил итә. Әлбәттә, үз тешләрең күпкә әйбәтрәк, әмма алар начар булганда имплантлар куллану күпкә отышлы, - ди белгеч.

Озакка сузарга ярамый

Әлбәттә, алынган теш урынына яңасын кую зарурлыгы матурлык һәм зәвыкка гына бәйле түгел. Моның әле тулаем теш казналыгы өчен дә әһәмияте зур. Арттагы тешләр булмаган очракта авыздагы ризык уртны җәрәхәтли. Моннан тыш, буш урынны капларга «омтылган» тешләр як-якка авышып теш аралыгы пәйда була, булганы исә зурая. Белгечләр тешләрнең аска төшеп, ризыкны ышкып ваклау сәләтен югалтырга мөмкинлеген дә искәртә. Шулай булгач, ашказанына төшәргә тиешле масса авыз эчендә җитәрлек күләмдә эшкәртелмичә, организмга авырлык тудыра.

- Шуның өчен дә без, имплантологлар, тешне алганнан соң озакка сузмыйча - ярты ел узганчы яңасын кую буенча чарасын күрергә тырышабыз. Шулай да булгалый: тешне алабыз, ике ай эчендә имплант куярга урын калмаган була. Андый очрак өчен замана технологияләре ярдәмгә килә. Бүген тешне алгач та куярга мөмкин булган имплантлар бар. Белгечләргә нибары уртның төзәлгәнен бераз көтәргә һәм ясалма тамырны «тешле» итәргә генә кала, - ди Елена Булатова.

Үзеңнеке кебек

Еш кына теш куярга җыенучылар арасында имплантны организм кабул итми дигән сүз йөри. Бу - бөтенләй урынсыз, ди Елена Анатольевна. Имплант ясауда титан һәм аның эретмәләре кулланыла. Билгеле булганча, әлеге металл тышкы һәм эчке йогынтыларга реакция бирми, ягъни, череми дә, күгәрми дә. Әлеге материалны очраклы рәвештә 1950 елда швед галиме Бранемарк ача. Ул тәҗрибә уздыра торган хайван сөягенә титан кабырчыклы камера урнаштыра, шул сәбәпле тукымага фармацевтик препаратларның ничек тәэсир иткәнен белергә тели. Тикшерү узгач, ул камераны алырга тели, ләкин бу вакытта инде титан сөяккә берегеп үскән була.

- Титан - инертлы, шул ук вакытта иң нык һәм сыйфатлы материал. Нәкъ менә титаннан ясалган ракеталар космоска оча, титан көймәләр океаннарны гизә. Шуңа күрә организм имплантларны этәрә дигән сүз нибары уйдырма, - ди имплантолог.

- Сезне тыңлагач, имплантлар үз тешеңнән дә яхшырак булып чыга түгелме соң?

- Юк, яхшырак түгел. Үз тешең даими тикшерелеп, табибка вакытында күренеп торганда гомер буе хезмәт итә. Аннары табигый теш казналыкта сөяккә башкача бәйләнгән бит инде. Имплантлар ярдәмендә куелган тешләрдә исә тора-бара уртлар утырып, ясалма тамыр өскә калкырга мөмкин. Хәер, әлеге процесс табигый тешләр белән дә була анысы. Тагын бер нәрсәгә игътибар иткәнем бар - әгәр дә имплант беренче ике елда яхшы тора икән, димәк, ул моннан соң да проблемалар тудырмаячак, - ди Елена Булатова.

Куелган тешне тәрбияләү дә табигый тешләрнекеннән аерылмый. Теш казналыгы гигиенасы үтәлергә, вакытында табибка күренеп, куныкны булдырмый калу өчен чаралар күрелергә тиеш. Авыртудан курыккан кешеләрне дә табиб тынычландырырга ашыга: имплантлар кую тешне дәвалау кебек үк анестезия кулланып башкарыла.

Кую алгоритмы

Имплантларны куюга килгәндә, бу, әлбәттә, бераз вакыт һәм сабырлык таләп итә. Тешне алганнан соң уртның төзәлүен көтәргә кирәк. Шуннан соң сурәтләр ясала, пациентның сәламәтлеге хакында мәгълүмат туплана. Биредә канның оючанлык күрсәткечләре мөһим. Әлбәттә, авырулар булганда терапевт, эндокринолог белән киңәшү шарт. Болар барысы да организмда матдәләр алмашын белеп, дөрес эш итү өчен кирәк. Имплант куйганнан соң аскы казналыкта булган очракта 2-3, өске казналыкта куелган имплант өчен 4-6 ай көтәргә кирәк булачак. Дөрес, бер ай эчендә тешле итәргә сәләтле материалдан имплантлар да кулланырга мөмкин. Барысы да кешенең сайлау мөмкинлегенә бәйле. Шуннан соң инде эшне ортопед дәвам итә (бу хакта алдагы язмаларыбызда укырсыз).

Чикләүләр дә бар

- Әлбәттә, имплантларны кую- ның ярамаган очраклары да бар. Беренчедән, бу 18 яшькәчә кешеләр. Пациентның теш казналыгы тулысынча формалашып бетәргә тиеш. 18 яшьтән соң өске казналыкка имплант кую рөхсәт ителә, ә менә аскы казналыкка организмның үзенчәлегенә карап кына. Мисал өчен, егетләр 25 яшькәчә үсә. Моннан тыш, йөкле ханымнарга һәм имезүче әниләргә тыелып тору зарур. Чөнки бу вакытта организмнан кальций юылырга мөмкин. Сөяк остеопорозы, инсулин белән генә торучы шикәр диабетлы кешеләр, психик авыруларга, шулай ук кайбер йөрәк-кан тамыры системасы патологияләре булганнарга шулай ук имплантлар кую тыелган, - ди Елена Анатольевна. Соңгы тыю урт төзәлү өчен кирәк булган кан әйләнешендә хилафлыклар булдырмау белән бәйле. Ә инде шикәр диабеты диагнозы куелган, ләкин кан составын төймәле дарулар ярдәмендә контрольдә тоткан кешеләргә чикләү юк. Андыйлар өчен имплантлар урнаштырган вакытта шикәрнең бер дәрәҗәдә үзгәрешсез торуы гына шарт.

Ә менә картлык ясалма тамырлар өчен киртә була алмый. Гаҗәп тоелса да, олы кешеләрдә уртлар да тизрәк төзәлә, имплантлар да ныграк утыра, ди белгечләр.

- Минем 83 яшьлек әбигә имплантлар куйганым бар. Пациентым әлеге процедураны шома уздырды, үзен бик әйбәт хис итә. Әгәр дә ясалма протезлар киярлек тә теш калмаган икән, өлкәннәр өчен бу бердәнбер чара булырга мөмкин, - ди имплантолог.

Рәдифә НОГМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса