Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе

Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактика булып тора.

Ул сәламәтлекне саклауга ярдәм итә, әйләнә-тирә мохитның зарарлы факторларына каршы торучанлыгын арттыра, физик һәм акыл эшчәнлеген яхшырта. Дөрес туклануның төп нигезе булып өч принцип тора:
- ризык белән кергән энергиянең кеше тарафыннан сарыф ителгәне белән бертигез булуы;
- азык матдәләренең сан, күләм ягыннан организмның ихтыяҗын канәгатьләндерүе;
- режим белән туклану.
Симерү белән интегүче яки аңа сәләтле кеше түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиеш:
- көненә 4-5 мәртәбә, күп күләмдә, калориягә бай булмаган ризыклар ашагыз (яшелчәләр, баллы булмаган җиләк-җимеш, балык, сөт һәм сөт продуктлары, йомырка, майсыз ит). Ашыкмыйча, озаклап чәйнәгез;
- төрле тәмләткечләр, тозлы, камыр һәм кондитер эшләнмәләре, спиртлы эчемлекләр кулланмагыз;
- ризык әзерләү өчен үсемлек майларын файдаланыгыз;
- түбән калорияле, витаминнарга һәм минераль тозларга бай булган арыш ипие (50-100 грамм) белән чикләнегез;
- ризыкларны төр-ләндерегез;
- пепси-кола, фанта, лимонад кебек балландырылган эчемлекләрдән тулысынча баш тартыгыз;
- шикәрне бик аз күләмдә кулланыгыз. Аның тешләрне бозу сыйфаты күпләргә билгеле булса да, тик менә организмның шикәрне эшкәрткәндә В1, В2 витаминнарын сарыф итүен бик азлар белә. Көненә 4 кисәк шикәр куллану да җитә;
- тоз куллануны да чикләгез. Аның күләме көнененә10-12 граммнан да артмасын. Моңа ашамлыкларда булган тозның күләме дә керә. Тоздан баш тарта алмыйсыз икән, аны соя соусы белән алыштырыгыз;
- азыкны билгеле бер күләмдә кабул итәргә кирәк: артык күп тә, тамак туймаслык та булмасын. Тамак туймау хисе тән авырлыгын нормага салуга комачаулык итә;
- ризык кабул иткән-нән соң ял итмәгез. Кичке ашыгызны бик соң ашамаска тырышыгыз. Йоклар алдыннан бер стакан сөт яки кефир эчегез;
- кичке аштан соң аз гына саф һавада йөреп керү бик файдалы булачак;
- атнага бер тапкыр булса да авырлыгыгызны контрольдә тотыгыз;
- атнасына бер-ике тапкыр ашауны киметү көннәре үткәрегез.
Әлмәт медицина профилактикасы үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса