Сәламәтлек

Бала тудыру йортына кертмәгән хатын баласын машинада тапкан

Әти кешегә баласын машинада үзенә кабул итәргә туры килгән.

Бу хәл Чиләбедә була. Төнлә тулгагы башлангач, шәһәрдән читтә булган гаилә ашыгыч медицина ярдәме машинасын чакыртып тормаган, тизрәк булыр дип үзләре юлга кузгалган. Әмма аларга бала тудыру йортында каравылчы шлагбаумны күтәрүдән баш тарткан. Ул җитәкчелекнең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасын гына кертергә әйтүен белдерә. Ир башка капкага йөгерә, әмма анысы бикле булып чыга. Аптыраган ир койма аша сикереп төшеп кабул итҮ бүлегендәге шәфкать туташын уятырга мәҗбүр була. Анысы да "скорый" чакыртырга киңәш итә. "Скорый"ны чакырталар , әмма бала аны көтеп тормый, 10 минуттан машинада дөньяга килә. Кыз 4 килограмм булып туа. Хәзер бала тудыру йртында бу вакыйганы тикшерү белән мәшгульләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бала тудыру йортына кертмәгән хатын баласын машинада тапкан
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек