Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авыл табиблары дәүләт игътибарында

Дәүләт төрле өлкәдә эшләүче яшьләргә ярдәм итү буенча бихисап программаларны гамәлгә кертә. "Авыл табибы" шуларның берсе.

Әлмәт муниципаль районы авылларындагы дәвалау-профилактик учрежедениеләренә быел 6 табиб кабул ителгән, шуларның өчесе бүгенге көнгә 1100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчаларга ия булган.

25 июль көнне бер төркем журналистлар Габдрахман авылына юл алды. Максат бирегә эшкә кайткан Рәвилә Брагина белән танышу һәм аның үрнәгендә программаның асылына төшенү иде.

Рәвилә 2009 елда Казан медицина университетын тәмамлагач, башкалада эшкә кала, әмма соңрак гаиләсе белән туган шәһәренә әйләнеп кайта. Быелның апреленнән ул "Авыл табибы" программасы буенча үзенең хезмәт юлын Габдрахман амбулаториясендә стоматолог булып дәвам итә. Бүгенге героебыз программа турында ишеткәч тә, сәламәтлек саклау идарәсенә бәйгедә катнашу өчен документларын юллый һәм озак та үтми Рәвилә программага кертелә. Хезмәтеннән яшь стоматолог канәгать һәм дәүләтнең акчалата ярдәмен аларның гаиләсе торак шартларын яхшыртуга юнәлдерәчәк. Ә ярдәм суммасы күләмле. "Мәҗбүри медицина иминияте турында"гы федераль законга 2011 елның 22 ноябрендә РФ Дәүләт Думасы тарафыннан кертелгән үзгәрешләр нигезендә 35 яшькә кадәрле, югары медицина уку йортын тәмамлаган һәм 2011-2012 елларда авылга эшкә кайтканнарга 1 миллион сум акча бирелә. Шулай ук ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә яшьләргә 100 мең сум акча да күчерелә. Сәламәтлек саклау учреждениесе белән хезмәт килешүе төзелгән очракта белгеч 5 ел эшләргә тиеш - монысы төп шартларның берсе.

Рәвилә Брагинаның бирегә эшкә кайтуына Гапдрахман, Тайсуган халкы бик сөенгән. Элек алар тешләрен дәваларга Әлмәткә барып йөрсә, хәзер ерак барасы юк. Чиратта торучы әниле-кызлы Ләйсән белән Регинаның бирегә беренче тапкыр гына килүе түгел, алар табибны мактау сүзләре белән генә телгә алдылар.

Быел яшь табиблар Габдрахманнан тыш, Яңа Кәшер, Акташ, Кәләй, Кузайкино авылларындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренә дә эшкә килгән. Киләчәктә авылларга кайтучы яшьләр саны, бәлки, артыр әле. Дәүләт ярдәм итәм дип торганда, аңардан файдаланмау дөрес булмас иде.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: