Аналыгын ялгыш сидек капчыгына теккәннәр
Әлеге хатын-кызга 70 мең сум акча түләячәкләр. Татарстанның Югары суды шундый карар чыгарган.
26 яшьлек хатын-кызга Чаллыда перинаталь үзәктә кесарево сечение ясыйлар. Операция вакытында акушер ялгыш аналыкны сидек капчыгына тегә. Ике атнадан яшь ананың хәле начарлана. Аны РКБга кабаттан операциягә җибәрәләр. Нәтиҗәдә ул берничә ай катетер белән йөрергә мәҗбүр була. Хатын-кызның әйтүенчә, хәзер ул бала таба алмый торган булып калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа