Алты әлмәтле «Россиянең Мактаулы доноры» исеменә лаек булды
14 июньдә билгеләп үтелә торган халыкара Донор көне алдыннан Татарстанның көньяк-көнчыгышына хезмәт күрсәтүче кан салу Үзәгендә «Россиянең Мактаулы доноры» күкрәк билгеләре тапшыру тантанасы үтте. Әлеге исемгә Әлмәтнең алты кешесе лаек булды.
Россиянең Мактаулы доноры исеме 40 һәм аннан да күбрәк тапкыр түләүсез кан тапшырган яисә 60 һәм аннан да күбрәк тапкыр плазма тапшырган кешеләргә гомерлеккә бирелә. Бу гражданнарның гомерләрне саклап калуга керткән өлешен тану, ул дәүләт ташламаларын да күздә тота. Тик ирләр өчен елына биш, хатын-кызлар өчен дүрт тапкырдан артык кан тапшыру булырга тиеш түгел. Мактаулы донор исеменә ирешү - ул, дисциплина, җаваплылык һәм донорлык хәрәкәтендә даими катнашу нәтиҗәсе.
Яңа мактаулы донорларны мөһим вакыйга белән котларга Әлмәт районы башлыгы урынбасары Рамил Закиров килде. Ул аларга гомерләрне саклап калуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм таныклыклар белән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Ел саен Әлмәт районында «Россиянең Мактаулы доноры» статусын 60ка якын кеше ала. Бу төбәктә түләүсез донорлыкның югары дәрәҗәдә үсеш алуын һәм халыкның актив гражданлык позициясен раслый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia