Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Африка чумасы булган төбәкләрдән килгән йөк машиналары махсус эремә белән эшкәртелә

Африка чумасы аркасында Татарстанга дуңгызлар һәм дуңгыз продукциясен кертү аерым контрольгә алынган.

Татарстанда Африка чумасын кертмәү буенча чаралар дәвам итә. «Малиновка» юл-патруль хезмәтенең стационар постында башка төбәкләрдән керә торган йөк автотранспортларын дезинфикцияләүче эремә белән эшкәртәләр. Республикага дуңгызлар һәм дуңгыз продукциясен кертү аерым контрольгә алынган, дип хәбәр ителә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте.

Хәзергә административ хокук бозу турында ун беркетмә төзелгән.

6 сентбярьгә Татарстанда Африка чумасы булган төбәкләрдән килгән 700 йөк машинасы махсус эремә белән эшкәртелгән иде. Бүген Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе 6 сентябрь көнне Чувашия һәм бу республика белән чиктәш төбәкләрдән килгән 132 йөк машинасының эшкәртелүен хәбәр итте.

Шулай ук ветеринария документлары булмаган 275 баш мөгезле вак терлек Татарстанга кертелмәгән. Терлекләр кире хуҗаларына җибәрелгән.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса