Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Әлмәт табиблары бер атнада 51 операция ясаганнар һәм бер меңнән артык пациентны кабул иткәннәр

Бу чорда табиблар 77 баланы хастаханәгә салган.

Әлмәт табиблары бер атнада 51 операция ясаганнар һәм бер меңнән артык пациентны кабул иткәннәр
 
Бу чорда табиблар 77 баланы хастаханәгә салган.
 
Әлмәттә узган атнада табиблар меңнән артык пациент кабул иткән. Кабул итү-диагностика бүлегенә-385, травмпунктка 677 кеше мөрәҗәгать иткән. Мондый статистиканы үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте игълан итте.
Бу вакыт эчендә табиблар 77 баланы хастаханәгә салган һәм 51 операция үткәргән, аларның яртысыннан артыгы хирургия һәм офтальмологиягә туры килгән. Ашыгыч ярдәм бригадалары 1117 чакыруга чыккан: 24 инсульт очрагы, 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда ике бала зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса