Талпаннар һөҗүмгә күчте, тычканнар да күбәйде
Быел яз иртә килү сәбәпле талпаннар март аенда ук йокыларыннан уянды.
Урман бетенең энцефалит дигән куркыныч авыру китереп чыгаруын, баш һәм арка миен зарарлавы турында барыбыз да хәбәрдар. Бу уңайдан Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнары буенча баш дәүләт санитар табибы Ирина Хәйруллина әлмәтлеләрне тынычландырып, энцефалитлы талпан кадалу очрагының Әлмәт җирлегендә инде 19 еллап күзәтелмәвен әйтте.
Ирина Владимировна талпан кадалу очраклары буенча март аеннан алып атна саен мониторинг алып барылуын хәбәр итте. Әлмәт җирлегендә талпаннар шактый активлаша төшкәннәр. Бүгенге көндә талпан кадалуның ике очрагы теркәлгәне билгеле. Ике очрак та урманда булу белән бәйле.
Быел карның күп булуы талпаннар белән беррәттән геморрагик бизгәк таратучы тычканнарның да шактый үрчүенә китергән. Ирина Хәйруллина әлмәтлеләргә бу уңайдан шәхси йортларда торучыларны һәм дачаларда булучыларны аеруча сак булырга чакырды.
–Кешеләр чирне подвалларда, базда, йорт яны участокларындагы яшел-чәләр, мал азыгы саклана торган биналарда йоктырырга мөмкин. Бакча сезоны башланыр алдыннан гигиена һәм профилактика чараларын үтәргә чакырабыз. Эшкә керешкәндә битлек һәм перчаткалар куллану зарур, – дип ассызыклады баш санитар табиб.
Халык күп йөри торган җәмәгать урыннарын талпаннардан эш-кәртү чараларының ел-дагыча гамәлдә булуын, паркларны, Сабантуй мәйданын, лагерьларның территорияләрен тал-панга каршы махсус чаралар кулланып апрель тәмамланганчы эшкәртеп чыгачакларын да хәбәр итеп узды.
– Ял итәргә яки дачага чыккансыз икән, талпан белән очрашырга мөмкин булган урыннардан читтәрәк йөрегез. Кояш төшә торган, якты каен урманында талпаннар аз була, ә нарат урманында бөтенләй дә юк диярлек. Талпаннарның иң яраткан урыны - катнаш урманнар. Табигатьтә булганнан соң һәр ике сәгать саен өс-башыгызны җентекләп тикшерегез. Әгәр талпан кадалган икән, аны хастаханәгә барып алдырту яхшырак. Ә инде өй шартларында алырга туры килгән очракта, бөҗәкнең зарарлымы-юкмы икәнен белү өчен, талпанны пыяла савытка салып, гигиена һәм эпидемиология үзәгенә илтергә кирәк. Эскәк белән тартып алганда талпан кадалган урынга йод яки спирт сөртергә. Талпанга каршы вакцина ясатырга да була, аның файдасы 3-5 елга җитәчәк, – дип аңлатты Ирина Хәйруллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia