Тешләрне яшьтән саклыйк
16-22 март көннәрендә шәһәрдә һәм районда авыз куышлыгы сәламәтлегенә җаваплы карау атналыгы үткәрелде.
Табиблар тешләр сәламәтлеге турында даими кайгырту күп авыруларны булдырмый калырга ярдәм итә диләр.
Озак еллар дәвамында үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә дип тә белдерәләр һәм үзләренең киңәшләрен бирәләр.
– Теш бозылуны, икенче төрле итеп әйткәндә, кариесны вакытында дәвалау зарур, чөнки күпмедер вакыт эчендә бактерияләр башта эмальне (тешнең иң каты тукымасын) эретә һәм кечкенә генә тишек барлыкка китерә. Аннары дентинга (йомшаграк тукыма), соңрак – теш үзәгенә, үтеп керәләр. Аннан соң инде теш авыртуы барлыкка килә. Зарарланган тешне дәваламаганда периодонтит (теш тамыры яны тукымасы ялкынсыну) башлана. Бу стадиядә дә табибка бармыйча төрле авыртуны басучы дарулар кулланып түзеп йөргән очракта бактерияләр теш казналыгына эләгеп аның эренләвенә һәм шешүенә китерә. Мондый хәлдән тешне алып кына котылырга мөмкин. Юкса, эрен лимфа һәм кан тамырлары буйлап таралып кан агулануга китерә, ә бу бик хәвефле һәм хәтта үлем белән тәмамланырга мөмкин. Хәзерге вакытта стоматология хез-мәте камилләшкәндә мондый сәбәпләр буенча үлем очраклары гаять сирәк күзәтелә. Беренче чиратта, үзегезнең, шулай ук барлык гаилә әгъзаларының, аеруча балаларны тешләре торышын һәрвакыт тикшереп тору за-рур. Профилактика белән күбрәк шөгыльләнергә кирәк. Авыз куышлыгын чиста тоту өчен бу мөһим чара. Һәр иртәдә авызны ныклап чайкатырга, төн эчендә җыелган лайладан авызны, телне тазартырга, аннары гадәти ысул белән тешләрне 2-3 минут чистартырга кирәк. Тешләр арасына ризык кергән очракта теш җебе ярдәмендә аны чыгару зарур, юкса, ризык калдыклары кариеска сәбәпче булырга мөмкин. Теш арасындагы кариесны дәвалавы бик катлаулы. Шуңа күрә өйдә махсус теш җебе булып, гаиләнең һәр әгъзасы аңардан файдалана белергә тиеш. Кариес балаларда аеруча тиз үсеш ала. Баланың даими тешләрен сәламәт саклау мөһимрәк, чөнки сөт тешләреннән аермалы буларак, алар урынына яңалары үсми. Урт тешләр, кагыйдә буларак, 5-6 яшьтә чыга. Алгы һәм беренче чәйнәүче тешләрнең сәламәтлегенә игътибарны юнәлтергә кирәк. Иң мөһиме, балаларны кече яшьтән тешләрне дөрес тәрбияләргә өйрәтү, стоматология кабинетына йөрү зарур, – ди районның теш табиблары.
Чыннан да, кешенең сәламәт-леге тешләргә нык бәйле, чөнки яхшылап чәйнәлмәгән азык ашказанында да начар эшкәртелә, нәтиҗәдә, организм тиешле матдәләрне алып бетерә алмый. Бу исә кешенең талчыгуына, хәлсезләнүенә, эшенең нәтиҗәлелеге кимүгә китерә. Үзебезнең сәламәтлегебезгә игътибарлы булыйк. Барыбызга да үз тешләребез белән озаграк гомер итәргә язсын.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia