Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Туберкулез- мәкерле авыру

24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көнен билгеләп уздылар

Әлмәтнең туберкулезга каршы диспансерында исә ачык ишекләр көне оештырылды. Аның кысаларында теләгән һәркем флюорография һәм тикшеренү узды. 
Статистика җир шарында ел саен 6-8 миллион кешедә туберкулез авыруы ачыклануын күрсәтә. Шулар арасыннан 1,5-2 миллионының гомере өзелә. 
Әлмәт районында туберкулез диагнозы белән учетка алынучылар саны ел да кискен үзгәрешләр кичереп тора. Мисал өчен  2021 елда бу диагноз белән учетка 40 кеше алынган булса, 2022 елда әлеге сан 65 кә җиткән, 2023 елда исә әлеге саннар артуга гына барган, бу елны чирләүчеләр арасында балаларның да булуы ситуациянең кискен торуын күрсәткән.  2024 елдагы статистика авыручыларның кими баруын күрсәтә. Бу елны туберкулез белән авыручы 37 кеше ачыкланган булса, 2025 елда исә инде әлеге мәкерле чиргә дучар булучылар саны 30 кешене тәшкил иткән. Алар арасында кабат 2 бала һәм 1 яшүсмер бар. Табиб-фтизиаторлар бу авыру хакында даими рәвештә әлмәтлеләрне кисәтеп, авыруны булдырмый калуның мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерәләр. 
– Туберкулез – мәкерле авыруларның берсе санала. Ул кешелек дөньясын дистәләгән гасырлар буена озатып бара һәм аның хакында, иң куркыныч, йогышлы һәм авыр узучы авыруларның  беренчесе, дисәк тә хата булмас. Аның  таякчыклары барлык органнарны да – бөерне, бавырны, умыртка баганасын, баш миен һәм башкаларны зарарларга мөмкин. Йогышлылыгы буенча иң куркынычы – үпкә туберкулезы. Ни өчен, дигәндә, туберкулез белән авыру кеше ютәлләгәндә, какрык чәчрәгәндә, андагы миллионлаган, хәтта миллиардлаган туберкулез таякчыклары һавага эләгә һәм кеше сулаганда, ул таякчыклар кешенең тын юллары аша үпкәсенә эләгеп, авыру китереп чыгарырга мөмкиннәр. 
Шуны да әйтергә кирәк, туберкулездан соң, башка йогышлы авырулардан аермалы буларак, көчле иммунитет барлыкка килми. Табиблар телендә ул «нестерильный иммунитет» дип атала. 
Шуңа күрә бер тапкыр туберкулез белән авырып терелгән кеше кабат авырырга мөмкин, хәтта бу берничә тапкыр күзәтелергә мөмкин, –дип саный белгечләр. 
Туберкулез элегрәк күпчелек яшәү урыны билгесез булган кешеләр арасында киң таралган булса, соңгы елларда ул яшәрә башлады дип әйтергә була. Авырулар арасында ковид кичерүчеләр дә бар.
 – Туберкулез уртача бер ел дәвамында дәвалана. Ягъни пациент учетка алынгач, аңа дәвалану сайлангач, ел дәвамында ул тиешле дәвалау курсы уза. Куркыныч төркемендә – балалар һәм яшүсмерләр, өлкәннәр, хроник авырулары булган пациентлар. Ә тагын начар гадәтле кешеләр. Әгәр туберкулез белән авыручы пациент дәваланудан баш тарта икән, ул чирне башкаларга да йоктыра ала, шуның белән әйләнә-тирәдәгеләрне куркыныч астына куя. Бүгенге көндә Әлмәтнең туберкулезга каршы диспансерында 51 кеше дәвалану уза. 74 процент очрак флюорография вакытында ачыкланды, калган 26 процент төрле симтомнар белән мөрәҗәгать итүчеләргә туры килә.  Шуны ассызыклап узасы килә, туберкулез таякчыклары вакытында ачыкланмаса һәм дөрес дәваланмаса, алар үзгәрәләр һәм алар арасында даруларга бирешми торган популяция барлыкка килергә мөмкин.  Шуңа күрә дә 15 яше тулган яшүсмерләрдән башлап һәркем даими рәвештә флюорография үтеп торырга тиеш. Вакытында флюорография үтеп тору туберкулездан тыш авыр үпкә авыруларын да башлангыч чорында ачыкларга мөмкинлек бирә. Сүз ахырында шуны ассызыклап әйтәсе килә: бу авыруны үз белдегең белән дәвалап булмый, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәр-гә кирәк, – дип басым ясады Әлмәт туберкулезга каршы диспансерның табиб-фти-зиатры Рашат Хафизов. 

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү, һавада йөрү, вакытында һәм дөрес туклану, күңел тынычлыгы – сәламәтлекнең нигезе. Туберкулез куркынычы турында һәрвакыт истә тотыйк һәм уяу булыйк. 
 
Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса