Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Әлмәт табиблары Мәмәт авылында сәламәтлек акциясе уздырды

Әлмәт үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре авыл халкын бушлай тикшерде. Чарада 30дан артык кеше катнашты һәм кирәкле киңәшләр алды.

Әлмәт табиблары Мәмәт авылында  сәламәтлек акциясе уздырды

Мәмәт авылында яшәүчеләр өчен Әлмәт үзәк район хастаханәсе белгечләре махсус профилактик чара оештырды. Бу күчмә акциянең төп максаты — туберкулезга каршы көрәш турында мәгълүмат бирү һәм авыл җирлегендә дә югары технологияле диагностиканы һәркем файдалана алырлык итү.

Фельдшер-акушерлык пунктында 30дан артык кеше тикшерелде һәм табиблардан кыйммәтле тәкъдимнәр алды. Күчмә формат ерак торак пунктларда авыруларны иртә ачыклауга һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга зур ярдәм күрсәтә. Әлеге эшчәнлек Россия Президенты инициативасы булган «Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса