Буыннарыгызны саклагыз
Гадәттә кешегә “аяк-кулларың сызлаусыз булсын” дип теләк телиләр.
Соңгы арада буынга бәйле чирләрнең артуына гаджетлар белән беррәттән, аз хәрәкәтләнүебез дә гаепле. Артык авырлык та буыннарга өстәмә басым ясый. Ул бигрәк тә оча, бот, тез буыннарын зарарлый. Артык авырлык артериаль гипертония, шикәр чиренә дә сәбәпче була ала. Буын авырулары нәселдән дә күчәргә мөмкин. Әйтик, ата-анасы, әби-бабасы ревматоидлы артрит белән авырган кешеләргә дә шундый куркыныч яный.
– Артрит дарулардан тыш, махсус диета, физик күнегүләр ярдәмендә дәвалана. Әмма аларны бары тик табиб кына билгели ала. Дәвалау барышын да белгеч контрольдә тотарга тиеш. Башлангыч чорда ачык-ланган артрит дәвалауга бик яхшы бирешә. Чир хроник формага әйләнгән булса, кешегә гомер буе сакланып, дәваланып яшәргә туры киләчәк. Артрит вакытында хәлне җиңеләйтү өчен зарарланган буынга төшкән басымны киметергә кирәк. Җайлы олтанлы ортопедик аяк киеменнән йөрү, артык авырлыктан котылу, йөргәндә тез тактасы, кул таягыннан файдаланырга кирәк. Махсус диета тотып, алкогольле эчемлекләрдән дә баш тартырга туры киләчәк. Артритлы кешеләргә тезләрне бөгүдән гыйбарәт булган чүгәләү кебек күнегүләр дә ясарга ярамый. Даруларны да табиб кушуы буенча гына эчәргә кирәк. Артритка каршы ниндидер халык медицинасы алымнарын кулланыр алдыннан да иң элек табиб белән киңәшләшергә кирәк, - ди белгечләр.
Артрит, полиартрит белән авыручыларга җир җиләге, чияне сөткә салып ашау да файдалы. Җиләк-җимешнең туңдырып куйганы да витаминнарын югалтмый.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia