Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Язгы авитаминоздан ничек котылырга

Кыштан язга күчкән чорда авитаминоздан интегүчеләр саны арта Хәл булмый, тиз арыла, еш йокы килә, эшлисе килми. Әгәр дә мондый халәт күзәтелә икән, табиб белән киңәшләшергә кирәк. Әмма беренче чиратта туклану режимына игътибар арттырырга кирәк.

Чөнки безнең организм иммунитетыбызга кирәкле витаминнарның һәм мине-ралларның күпчелеген аш-судан ала. Сәламәтлекне ничек ныгытырга һәм нинди витаминлы азыкларга өстенлек бирергә? Бу уңайдан үзәк район хастаханәсе табиблары организмга кирәкле витаминнар чыганагы турында мәгълүмат бирде. 
– Яз көне авитаминоз килеп чыгуның сәбәпләре ризыкта витаминнар җитмәү, рационсыз туклану, хәрәкәтсезлек һәм утырып эшләү рәвеше, стресс, артык арыганлык, авыр физик яки акыл хезмәте, иммунитетның кимүе белән бәйле. Хәлегезне берникадәр яхшырту өчен организмны актив матдәләр белән баету чарасын күрергә кирәк. Дәвалау һәрвакыттагыча комплекслы алып барылырга тиеш. Иң беренче чиратта, әлбәттә, витаминнар эчәргә тәкъдим ителә. Моны табиб белән киңәшләшеп эшләү мөһим. Язгы авитаминоз вакытында күбрәк B төркеме витаминнарының дефициты күзәтелә. Алар нерв системасы эшчәнлегенә йогынты ясый, шунлыктан игътибарлылык югала, кеше төшенкелеккә бирелә. Бу очракта витаминнар шулай ук кешене арудан саклый, эчәкләр эшчәнлеген җайга сала. Язгы авитаминоз шулай ук организмның C, D, E, K витаминнарына кытлык кичерүеннән дә булуы ихтимал. C витамины организмның табигый саклау көчен активлаштыра, кан тамырларын ныгыта, теш казналарының ныклыгы өчен җавап бирә. D витамины организмга кальцийны үзләштерергә ярдәм итә, аппетит өчен җавап бирә, йокыны көйли. E витамины – тире күзәнәкләрен тышкы һәм эчке кире факторлардан саклаучы табигый антиок-сидант. Ул зәйтүн маенда, яшелчәләрдә һәм яшел суган, укроп, салатта күп. A витамины күзнең челтәрле кабыгының капиллярларын тергезә һәм күрү сәләтен саклый. Шулай ук тире катламының ныклыгын тәэмин итә. Ул балыкта, фасольдә, сыер итендә күп. K витамины кан әйләнеше системасы эшчәнлеген җайга сала. Туклану рационын баету да кирәк. Көндәлек меню витаминнарга, минералларга, аминокислоталарга, клетчат-кага бай булырга тиеш. Авитаминоз вакытында күбрәк яшелчә-җимеш, чикләвекләр ашарга кирәк. Чыннан да, без еш кына бертөрле тукланырга гадәтләнгәнбез. Әмма хәзер аны төрләндерергә мөмкинлек бар. Ел әйләнәсенә яшелчә-җимеш, күрәгә, караҗимеш, йөзем, чикләвек һәм башкалар сатылып тора. С витаминына бай ризыклар: цитруслар, тозлы кәбестә, гөлҗимеш, киви, кара карлыган, болгар борычы, кәбестәнең бар төрләре, яшел борчак, кура җиләге, суганның яшел кыягы, сырганак, шпинат. Боларның барысы да кирәк, алар барысы да файдалы, – ди табиблар. 
Белгечләрнең киңәшләренә колак салыйк, сәламәтлегебезгә игътибарны аеруча арттыра төшик. Ямьле яз көннәрен күтәренке кәеф белән уздырырга язсын. 
Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса