Алдан ачыкласаң хәерлерәк
Сәламәтлекне тикшерү «Озын һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында үткәрелә.
Үзәк район хастаханәсенең табиблары хәбәр иткәнчә, бу аеруча җитди чара һәм ул кешенең гомуми сәламәтлеген бәяләү һәм авыруны башлангыч чорында ачыклау һәм профилактикалау максатыннан үткәрелә.
- Район хастаханәсе өчен иң мөһим һәм өстенлекле бурычларның берсе булып шәһәр һәм район халкы өчен диспансерлаштыруны оештыру һәм уздыру тора.
Яшерен-батырын түгел, диспансерлаштыру чарасына күпләр бармак аша гына карый. Ир-атларны, аеруча урта яшьләрдәгеләрне, медицина күзәтүе уздырту аеруча кыен. Алар гомумән “белмәвең хәерлерәк” принцибыннан чыгып эш итәләр. Ә бит, югыйсә инфаркт һәм инсульт авырулары нәкъ менә шул 50 һәм аннан да өстәнрәк яшьтә булган ир-атларда ешрак күзәтелә. Табиблар шуңа да басым ясап
узды.
Диспансерлаштыру ул даими төстә халыкны медицина тикшерүе, инвалидлык һәм вакытсыз үлемнәр сәбәбе булып торучы төрле авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм үз вакытында дәвалау максаты белән үткәрелә дә. Барыннан да бигрәк бу кан әйләнеше системасы авыруларына, яман шеш, шикәр авыруы, үпкәләрнең хроник авыруларына кагыла. Илебез халкы үлеменең 78 проценты шушы авырулар өлешенә туры килә. Моннан тыш, диспансерлаштыру куркыныч авыруларга китерүче төп факторларны ачыклау һәм үзгәртүгә дә юнәлтелгән. Аларга артериаль басым, канда холестерин һәм глюкозаның югары булуы, шулай ук тәмәке тарту, алкоголь куллану, дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү, симерү керә.Кагыйдә буларак 70% кеше тикшерү вакытында инфекцияле булмаган авыруның башлангычын
ачыклый.
Диспансерлаштыруны ничә тапкыр үтәргә кирәк соң? Табиблар гомумән организмны даими рәвештә тикшертеп торырга киңәш бирәләр. Гадәттә диспансерлаштыруны 18–39 яшьтә 3 елга бер тапкыр, 40 яшьтән соң ел саен үтәргә киңәш ителә. 2026 елда 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005, 2008 елларда туган кешеләрнең диспансерлаштыру узу чираты. Әлеге чара ике этапта уздырылып, беренчесе гражданнарда хроник инфекцияле булмаган чир билгеләрен ачыклау максатында, ә икенчесе өстәмә тикшерүләр һәм чирнең диагнозын билгеләү өчен табиб - белгечләр тарафыннан караулар оештырыла. Диспансерлаштыру юнәлешендә соңгы елларда үзгәрешләр дә кертелде. Хәзер С гепатитына антитәнчекләр өчен скрининглар өстәлде, алар 25 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен ун елга бер тапкыр үткәреләчәк.
Шулай ук диспансерлаштыру барышында репродуктив сәламәтлекне тикшерәләр. 2026 елда диспансерлаштыру программасы киңәйтелеп, онкоскринингка аерым игътибар бирелде. Агымдагы елда дәүләт гарантияләре программасында яңа юнәлеш — медицина-психологик консультацияләр барлыкка килде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, йөкле һәм бала тапкан хатын-кызларга аеруча зур игътибар бирелә. Диспансерлаштыруны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша язылып яки паспорт һәм медицина полисы белән яшәү урыны буенча поликлиникага килеп үтәргә була. Моннан тыш торак пунктларга күчмә диспансерлаштыруны оештыру да гамәлдә. Эшләүче гражданнарга диспансерлаштыру өчен 1 көнгә түләүле эштән азат итү дә каралган әле.
Хөрмәтле әлмәтлеләр, сәламәтлегегезгә, аеруча кышкы һәм язгы чорда, ныграк игътибар итегез әле һәм диспансерлаштыруны вакытында узарга онытмагыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia