Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Әлмәт үзәк район хастаханәсендә медицина фестивале узды

Әлмәттә «Ак халатлы фәрештәләр» республика фестивале кысаларында ачык ишекләр көне узды.

Әлмәттә «Ак халатлы фәрештәләр» республика фестивале кысаларында ачык ишекләр көне узды. 

 🏥 Чара Әлмәт үзәк район хастаханәсе базасында узды.
Республикада бу традицион фестиваль мәктәпне тәмамлаучыларны һөнәри юнәлеш бирүгә, шулай ук яшьләрне сәламәтлек саклау өлкәсенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

  Әлмәт үзәк район хастаханәсе бүген кунакларны кабул итте-бу Казан дәүләт медицина университетының 6 курс студентлары , 20нче һәм 25нче мәктәпләрнең медицина сыйныфы укытучылары һәм укучылары.

Чараны баш табибның поликлиника эше буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Зөлфия Гаделшева ачып җибәрде, учреждение белән таныштырды һәм хастаханәдә эшләү перспективалары, шулай ук яшь белгечләргә социаль ярдәм турында сөйләде.

КДМУның 6 курс студентлары Айгөл Фәссахова һәм Камилә Вәлиева республиканың әйдәп баручы медицина вузы студентларының уку процессы һәм мөмкинлекләре турында кызыклы итеп сөйләделәр. Презентациядә мәгълүмати һәм танып белү видеороликлары, шул исәптән КДМУның педиатрия факультеты юбилеен яктыртучы видеороликлар күрсәтелде.

Очрашуда катнашучылар алдында  поликлиниканың яшь участок терапевты Назлыгөл Бәдретдинова чыгыш ясады. Ул үзенең һөнәри юлы һәм агымдагы эш бурычлары турында сөйләде, пациентларны тирәнтен аңлау һәм аларга ярдәм итү зарурлыгын билгеләп үтте, үз эшендә эмпатиянең әһәмиятен ассызыклады.
Кунаклар табиб һөнәре турындагы фикерләре белән уртаклаштылар, шулай ук аудитория сорауларына җавап бирделәр.

Чара кабул итү-диагностика бүлегенә һәм медицина тернәкләндерү бүлегенең көндезге стационарына экскурсия белән дәвам итте, анда өлкән шәфкать туташлары үз эшләре һәм хезмәт шартлары турында җентекләп сөйләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса