Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

4 февральдә Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көнен билгеләп уздылар

Бу уңайдан районда һәм шәһәрдә төрле профилактик чаралар тормышка ашырылды.

Әлеге көнне үткәрүнең максаты – онкология авырулары белән бәйле глобаль проблемаларга җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү, авыруны кисәтү, иртә ачыклау һәм дәвалау турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру.
Яман шеш – бөтен дөньяда еш очраган үлем сәбәпләренең берсе. Онкологик авырулардан үлүчеләр саны кан әйләнеше системасы авыруларыннан соң икенче урында тора. Бу уңайдан үзәк район хастаханәсе табиблары әлмәтлеләргә диспансерлаштыруны вакы-тында узарга кирәклеге турында кабат искәртә.  
–18–39 яшь аралыгындагы кешеләр – өч елга бер, ә 40 яшьтән узганнар һәр ел саен диспансерлаштыру тикшеренүе узарга тиеш. Гадәти профилактик тикшеренүдән аермалы буларак, диспансерлаштыруга онкоскрининг та керә. Гомумән, диспансерлаштыру  программасының бөтен асылы мәкерле чирләрне башында ук күреп алып, вакытында чарасын күрүдән гыйбарәт. Аерым алганда, йөрәк-кан тамырлары, яман шеш авырулары башлангыч чорда ачыклана. Соңгы елларда диспансерлаштыру узу өчен шартлар күпкә уңайлырак. Хәзер аны эштән соң кичке якта һәм шимбә көнне дә узып була. Районнарга күчмә хастаханәләр, шул ук күчмә маммография җиһазлары йөри, – дип аңлатма бирде табиблар. 
Белгечләр әйтүенчә, яман шешләрнең барлыкка килүе – иң мөһим социаль һәм медицина проблемаларының берсе. Рак – организмның теләсә кайсы өлешен зарарлый ала торган йөздән артык авыруның гомуми билгеләмәсе. Табиблар яман шеш куркынычының 30-35 проценты дөрес тукланмау белән бәйле, тагын шуның кадәр үк хәвефне тәмәке тарту өсти дип атыйлар. 
– Төрле йогышлы авы-рулар (шул исәптән В һәм С гепатитлары, кеше папилломасы вирусының төрләре) яман шеш хәвефенең якынча 17 процентын тәшкил итә, алкоголь – 4 процент, һәм бары тик 2 процент кына экология начарлыгына һәм нәселгә бәйле. Мәсәлән, эчәклек һәм сөт бизендә яман шеш барлыкка килүнең хәвефе түбән физик активлык шартларында өчтән бергә арта. Барыннан да элек, тәмәке тартуны ташларга, спиртлы эчемлекләрне күп эчмәскә, көчле кояш нурларыннан сакланырга кирәк. Ә менә физик активлык көн саен 40 минуттан да ким булмаска тиеш. Онкологиядә вакытында диагноз куелу аеруча мөһим. Яман шеш иртә стадиядә ачыкланганда бүген заманча ысуллар белән дәваланып, куркыныч чирдән котылу мөмкин, – дип ассызыклый онкологлар.
Табибларның киңәшләренә колак салыйк, үзебезне сак-лыйк, сау-сәламәт булыйк.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса