Әлмәтнең «Яшьлек» һәм «Зона Д» микрорайоннарында яшәүчеләрне диспансеризациягә чакыралар
Паспорт һәм медицина полисы алырга кирәк.
Медицина тикшерүен 8.00-12.00 сәгатьтә «Гаилә докторы» гомуми практика табибы офисында узарга мөмкин булачак. Нәкъ менә шушы медицина учреждениесенә беркетелгән кешеләр тикшерелә алачак.
2026 елда планлы профилактик тикшерү 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 һәм 2008 елгылар өчен башкарыла. 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, туу елына карамастан, ел саен диагностика узарга киңәш ителә.
Үзең белән паспорт һәм медицина полисы алырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia