Әлмәтлеләрне диспансеризация үтәргә чакыралар
Диспансерлаштыру җитди патологияләрне, шул исәптән йөрәк — кан тамырлары һәм онкология авыруларын ачыклауның иң нәтиҗәле коралы булып кала бирә.
Әлмәтлеләрне диспансеризация үтәргә чакыралар
Диспансерлаштыру җитди патологияләрне, шул исәптән йөрәк — кан тамырлары һәм онкология авыруларын ачыклауның иң нәтиҗәле коралы булып кала бирә.
«Озакка сузылган һәм актив тормыш» милли проекты нәтиҗәсендә, сыйфатлы медицина тикшеренүләрен бүген һәр кеше бушлай уза.
Профилактик чараларны көчәйтү максатында 2026 елда диспансерлаштыру программасы сизелерлек киңәйтелде. Репродуктив сәламәтлеккә һәм тирәнәйтелгән онкоскринингка аерым басым ясалды. Быелдан мәҗбүри тикшеренүләр исемлеге арттырылды, бу организмның торышын җентекләбрәк диагностикалау мөмкинлеге бирә.
Бу елларда туган гражданнар сәламәтлекләрен планлы тикшерә ала:
1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 һәм 2008.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәр һәм районда яшәүче 40 яшьтән өлкәнрәкләр, туган елларына карамастан, ел саен тикшерүгә чакырыла.
Халыкка диспансеризация узу өчен яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән паспорт һәм полис булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia