Кыш — салкыннар вакыты гына түгел, иммунитетның кимү вакыты да
Үзәк район хастаханәсе табиблары һәм Роспотребнадзор белгечләре әлмәтлеләрнең сәламәтлеген кайгыртып, әлеге чорда нинди ризык белән тукланырга кирәклеге турында киңәшләрен бирәләр.
– Беркемгә дә сер түгел, кышкы чорда туклану елның башка сезоннарындагы тукланудан аерылып тора: калорияле ризык әзерлибез, ә яшелчә һәм җиләк-җимешне киметәбез. Тискәре тышкы шартлар йогынтысында безнең организм беркайчан да булмаганча витаминнарга мохтаҗ. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасының соңгы күрсәтмәләре буенча, көненә ким дигәндә 400 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш ителә һәм моны 3 тапкыр яшелчә, 2 тапкыр җимеш кабул итүгә бүләргә кирәк. Яшелчәләр һәм җиләк-җимеш үзләренең уникаль үзлекләрен туңдырылган килеш тә саклый һәм бик файдалы. Көн саен яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау йогышлы булмаган авыруларның (йөрәк авырулары, шикәр чире, онкологик авырулар) үсеш куркынычын киметә һәм организмга җитәрлек җепсел кертергә ярдәм итә. Яшелчәләр һәм җимешләр тәмле, туклыклы, сәламәтлек өчен файдалы, җиңел үзләштерелә торган углеводлар, диета җеп-селләре, витаминнар һәм минераллар чыганагы. Алар кальций, магний, тимер, цинк һәм А, С, Е, К һәм В төркемнәре витаминнарына бай. Яшелчә һәм җиләк-җимеш — ашказаны-эчәк тракты эшчәнлегендә, май алмашуны нормальләштерүдә, организмнан холестеринны чыгаруда мөһим роль уйный. Алар ярдәмендә сәламәт микро-флора арта. Витаминнар һәм минераль матдәләрдән тыш, җиләк-җимешләрдә һәм яшелчәләрдә фитонутриентлар да бар, алар организмны әйләнә-тирә мохитның зарарлы йогынтысыннан саклый. Фитонутриентлар төрле җиләк-җимешләрдә, яшелчәләрдә очрый, шуңа күрә барлык туклыклы матдәләр алу өчен көн саен төрле үсемлек ризыкларын ашау мөһим. Кышкы чорда балалар туклануына аеруча игътибарлы булырга кирәк. Гомумән балачактан ук яшелчә-ләр һәм җиләк-җимешләр куллану гадәтен формалаштыру мөһим. Бала яшелчәләр яисә җиләк-җимеш ашаудан баш тартса, нәрсә эшләргә? Аның игътибарын ризыкның тәм сыйфаты белән генә түгел, ашның тышкы бизәлеше белән дә җәлеп итү өчен фантазия һәм осталык күрсәтергә кирәк. Сүз уңаеннан, кышкы чор тренажер залына абонемент сатып алу, яхшы физик форма алу һәм җәйге пляж сезонына актив әзерләнә башлау өчен менә дигән вакыт. Шунысы да бар – салкында 15 минут күнегүләр ясау җәйге бер сәгатьлек күнегү-ләрне алмаштыра. Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia