Узган атнада ашказаны-эчәк тракты авыруларын профилактикалауга аеруча зур игътибар бирелде
Кышкы чорга күчү вакыты хроник авырулардан интеккән кешеләр өчен зур сынау чоры. Ашказаны-эчәк авырулары, аерым алганда, гастрит белән ашказаны җәрәхәте (язва) булган кешеләргә бу чорда аеруча кыен.
Әлмәт үзәк район хастаханәсе табиблары әлеге авыруларны алдан кисәтү мөмкинлеген күздә тотып, әлмәтлеләргә үзләренең киңәшләрен бирделәр.
– Көздән кышка күчкән чорда, һава торышы кисәк үзгәреп тору сәбәпле, кешенең иммунитеты какшый. Ашказаны-эчәк тракты сүлпәнрәк эшли башлый. Организм витаминнарга кытлык кичерә. Көз көне еш күзәтелә торган депрессия, стресслар да гастритның баш калкытуына сәбәпче була. Гастрит белән ашказаны җәрәхәте авыруларының билгеләре охшаш дияр-лек. Аерма бары шунда: гастрит вакытында аша-ганнан соң 3–4 сәгать үткәч эч авыртырга тотына. Ашказаны җәрәхәте (язва) вакытында исә ашаганнан соң ук яки берничә сәгать үткәч авырта башлый.
Гастрит – шактый киң таралган авыру. Аннан күбрәк шәһәр халкы интегә. Гастрит вакытында ашказанында авырлык сизелә, чәнчү, кикерү, күңел болгану кебек билгеләр күзәтелә. Катлаулырак очракта кеше косарга да мөмкин.
Ашказаны җәрәхәте вакытын-да, гадәттә, күңел болгана, сару кайный. Косканнан соң кешенең хәле җиңеләя төшә. Гастриттан аермалы буларак, язва вакытында кешенең төнлә дә ашказаны авырта. Соңгы арада язва бернинди билгеләрсез генә дә уза башлады. Шуңа күрә ашказанын төгәл кайсы чир борчыганын белү өчен, ФГДС узарга, бу билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзлегеңнән генә дәваланырга тырышу – зур хата. Язва белән гастритны ниндидер үләннәр, майлар ярдәмендә генә дәваларга маташучылар да очрый. Әмма ашказаны-эчәк авыруларыннан алай гына котылып булмый. Иң беренче чиратта табиб язып биргән даруларны эчәргә, махсус диета тотарга, сәламәт тормыш алып барырга, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрдән баш тартырга кирәк. Әлеге чирләрдән кесәл дә бик шәп булыша. Авыруның беренче билгеләре күренә башлауга, рационга үт суы бүленеп чыгуны көчәйтүче ризыкларны кертмәгез. Бу исемлеккә тозлы, кыздырылган, ачы, ысланган ашамлык, төрле соус, тәмләткечләр, әче җиләк-җимеш керә. Гастриттан интеккән кешеләргә камыр ризыклары, торт һәм кремлы пирожныйлардан да баш тартырга туры киләчәк. Чир баш калкыткан чорда ризыкны һәр өч сәгать саен аз-азлап ашарга кирәк. Газлы эчемлекләрне куллануны бөтенләй тыярга, гади су эчүгә өстенлек бирергә кирәк. Көненә якынча 2 литр су эчәргә кирәк. Мәсәлән, иртән бер стакан су эчү ашкайнату системасын уятып җибәрә, аны ризык кабул итәргә әзерли. Нәтиҗәдә, иртән су эчкән кешеләр артык килограмнарны чагыштырмача кимрәк жыя, үзләрен яхшырак хис итә. Тик суның җылымса булуы мөһим. Төнгә каршы йогырт, кесәл эчеп куйсагыз да комачауламас. Ашказанының лайлалы тыш-часы ялкынсынмасын өчен ризыкны җылы килеш ашарга кирәк, – ди белгечләр.
Әлеге киңәшләргә колак салыйк. Сәламәтлегебезне ныгыту үзебезнең кулыбызда икәнен онытмыйк.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia