Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Шикәр чиреннән сакланыгыз

Узган атна бөтендөнья шикәр чиренә каршы көрәш көненә багышланган чаралары белән истә калды.


Табиблар чаң суга – шикәр чире, икенче төрле аны шикәр диабеты, «бирән зәхмәте» дип тә атыйлар, коточкыч зур адымнар белән таралуын дәвам итә. 
Илебездә «шикәр чирлеләр» саны 6 миллионнан артып киткән. Республика буенча әлеге күрсәткеч 170 мең кешене тәшкил итә.
Вакытсыз үлемгә китерүче чирләр арасында әлеге зәхмәт йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларыннан соң, өченче урында тора. Аның мәкере шунда: ул бөтен организмны, иң беренче чиратта йөрәк-кан тамырлары системасын эштән чыгара, сукыраюга китерә.
– Чирнең башлангыч чорында кеше үзенең организмында бернинди дә үзгәреш сизми. Авызым кибә, тирлим, симерәм, дип табибка килгәндә, инде соң булырга мөмкин. Әлбәттә, хәзер яңа төр дарулар барлыкка килде һәм алар дәвалауда яхшы гына нәтиҗәләр бирә. 
Шикәр чиренең килеп чыгу сәбәпләре дигәндә, иң элек нәселдәнлекне атап китәргә кирәк. Икенче урында артык авырлык, йөрәк-кан тамырлары авырулары, организмда липид алмашы бозылу.
Авыруны дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк. Сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, актив хәрәкәт. Шулай ук канны даими тикшертеп тору да кирәк, – дип кисәтә үзәк район хастаханәсе табиблары. Белгечләр авыруны контрольдә тоту һәм диабет үсеше куркынычын киметү 
өчен төп киңәшләрен дә бир-деләр.
Үз авырлыгыгызны күзәтегез. Артык авырлык II типтагы диабет үсеше ихтималын арттыра. Башлангыч авырлыктан 7-10% югалту бу авыру куркынычын икеләтә киметергә мөмкин.  Тормышыгызга физик активлык өстәгез. 
Тиз йөрү 30 минут дәвамында көн саен II типтагы диабет үсеше куркынычын 30% ка киметә.  Тоташ бөртек һәм тоташ бөртекле продуктлар сайлагыз, шикәрсез су яки чәй файдасына татлы эчемлекләрдән баш тартыгыз. Чикләвек, ногыт, кош һәм балыкка өстенлек биреп, кызыл ит һәм эшкәртелгән ит продуктларын куллануны чикләгез. 
Канда глюкоза дәрәҗәсен, кан басымын һәм холестеринны даими тикшереп торыгыз. Бу диабет үсешен иртә стадияләрдә ачыкларга һәм кисәтергә ярдәм итәчәк. 
Стресстан сакланыгыз һәм аларны җиңәргә өйрәнегез. Стресс ситуацияләре авыруның барышын катлауландырырга мөмкин. Даруларны үз белдегегез белән түгел, табиб кушуы буенча гына эчегез. Дәвалау диетасын саклагыз. Әгәр сезгә диета билгеләнгән икән, иң яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен бу бик мөһим.
Сигез елга ким дигәндә бер тапкыр медицина тикшерүе узыгыз. Бу сезгә сәламәтлегегездәге теләсә нинди үзгәрешләр турында хәбәрдар булырга һәм кирәкле чараларны вакытында күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз һәм үзегезне саклагыз», – диде үзәк район хастаханәсе табиблары.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса