Үпкә яман шеше барлык яман шешләр арасында 1 нче урында тора
3-9 ноябрь көннәрендә үпкә яман шешен профилактикалау атналыгы узды.
Үпкә рагы - бронхлар, бронхиоллар һәм бронхиаль бизләрнең лайлалы өслеген, эпителийны эчтән җәеп торган тукымадан барлыкка килгән шеш.
Барлык яман шешләр арасында бу чир 1 нче урында тора (12%). Ел саен 50 меңнән артык яңа очрак ачыклана, 85% очрак үлем белән тәмамлана. Табиблар билгеләп узганча, үпкә яман шешен иң беренче этапта ачыклау шактый кыен, чөнки еш кына аның симптомнары сулыш инфекциясе симптомнарына охшаш яки бөтенләй юк. Авыруның беренче билгеләре бары тик прогрессив стадияләрдә генә барлыкка килергә мөмкин.
– Башлангыч стадиядә үпкә рагын дәвалап була. Операциядән соң ныклы ремиссия башлана, кеше савыга. Проблема шунда ки, үпкәдәге яман шешләрнең башлангыч стадиясендә бернинди симптомнар юк. Аларны профилактик тикшерү вакытында гына ачыкларга мөмкин. Тәмәке тарту төрле локализациядәге яман шешләрнең үсешенә сәбәпче булып тора һәм үпкә рагы үсеше куркынычын 15 тапкырга арттыра. Профессиональ эшчәнлек белән бәйле факторлар куркыныч дәрәҗәсе буенча икенче урында. Алар белән авыру очракларының 4-20% ы бәйле. Куркыныч химик матдәләрне сулаганда үпкә тукымасына зыян килә, алар вакыт узу белән онкологиягә китерергә мөмкин, – дип искәртә табиблар.
Үпкә онкологиясе, аның симптомнары һәм профи-лактикасы турында Әлмәт үзәк район хастаханәсе баш табибының медицина өлеше буенча урынбасары, табиб-онколог Эрнес Викторий улы Юпаев та әйтеп узды.
– Үпкә яман шеше үсеше куркынычын ничек киметергә дигән сорауга мин иң беренче чиратта һәркем үз организмының сәламәтлегенә игътибарлы булырга тиеш дигән искәртүдән башлар идем. Шуңа күрә дә әлмәтлеләргә даими рәвештә медицина тикшеренүләре һәм диспансерлаштыру узарга (18 яшьтән 39 яшькә кадәр — өч елга бер, 40 яшьтән өлкәнрәкләргә — ел саен) кирәк, шул исәптән флюорография узуны да исәпкә алу мөһим. Начар гадәтләрдән, бигрәк тә тәмәке тартудан баш тартыгыз. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз: дөрес тукланыгыз, рационга күбрәк витаминнар кертегез, физик активлык белән шөгыльләнегез, саф һавада йөрегез. Бронхларның хроник формага күчүен булдырмас өчен аларны вакытында дәвалагыз. Бүлмәне даими җилләтегез һәм дымлы җыештыру үткәрегез. Зарарлы химик матдәләр һәм авыр металлар белән эшләмәскә тырышыгыз. Алар белән эшләгәндә саклану чаралары (респираторлар, битлекләр) кулланыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, сәламәт булыгыз, – дигән киңәшләрен бирде табиб-онколог.
Белгеч әйткәннәргә шуны гына өстәп узасы килә – мегаполистагы тормыш шактый җитешсезлекләргә ия: автомобильләрнең газларын һәм шәһәр тузанын иснәү котылгысыз, бу үпкәләрнең пычрануына китерә. Бары тик табигатькә чыккач кына кеше «күкрәген тутырып сулый» ала. Әгәр дә сез шәһәрдә яшисез икән, ял көннәрендә саф һавада булыгыз. Бу үпкәләрне шәһәр тузаныннан чистартырга, стрессны төшерергә ярдәм итәчәк.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia