Әлмәттә гриппка каршы вакцинация узды
Диспансеризация һәм вакцинация акциясе узды.
Әлмәттә "Панорама" сәүдә үзәгендә гриппка каршы Диспансеризация һәм вакцинация акциясе узды.
Бәйрәм көнендә-6 ноябрьдә 11:00 - 15:00 сәгатьләрдә "Панорама" эре сәүдә үзәгендә өлкән халыкны гомуми диспансерлаштыру һәм гриппка каршы вакцинация буенча акция узды. Әлмәт үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре үзәккә килүчеләрне медицина тикшерүе узарга чакырдылар.
Теләге булган һәркем анкета тутырып, тулы медицина тикшерүен бушлай уза алды.Анда канның гомуми анализы, глюкоза һәм холестеринга анализ, ПСА анализы, яшерен канга тизәк тикшерүе, электрокардиограмма, кан басымын үлчәү һәм, кирәк булганда, өстәмә анализларга юлламалар алынды. Тикшерү нәтиҗәләрен ике көннән поликлиникага мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Шулай ук шәһәрнең барлык теләүче халкы өчен гриппка каршы вакцинацияләү мөмкинлеге бирелде, чөнки иммунизация кампаниясе йомгаклау стадиясендә. Россиядә диспансерлаштыруны «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты буенча үткәрәләр. Бу чара пенсионерлар арасында популяр булып чыкты, ләкин аларга яшь кешеләр дә кушылды. Медицина хезмәткәрләре даими диагностиканың мөһимлеген ассызыклый, чөнки күп кенә җитди авыруларның симптомнары иртә стадияләрдә күренми һәм вакытында тикшергәндә генә ачыкланырга мөмкин, дип хәбар итә Әлмәт районы үзәк хастаханәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia