Ел саен инсульт яшьрәк кешеләргә, хәтта балаларга да кагыла
Узган атнада иң мәкерле замана чирләренең берсе булган инсультка каршы көрәш атналыгы узды.
Ел саен инсульт яшьрәк кешеләргә, хәтта балаларга да кагыла
Узган атнада иң мәкерле замана чирләренең берсе булган инсультка каршы көрәш атналыгы узды.
Бу чараның төп бурычы булып инсульт проблемасы турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру, кичекмәстән госпи-тальләштерүнең кирәклеге, дөрес һәм вакытында беренче ярдәм күрсәтү мөһимлеге тора. Хастаханәдә дөрес дәвалау күп очракта гомерне саклап калырга гына түгел, инвалидлыкны да булдырмаска ярдәм итә.
Статистикага күз салсак, һәр елны илебездә 500 меңгә кадәр кеше әлеге мәкерле чир белән авырый, пациентларның 80 проценты инвалид булып кала. Россиядә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуыннан халыкның үлем күрсәткечләре 100 мең кешегә 70-120 очрак тәшкил итә.
Беренче билгеләр
Әлмәт үзәк район хастаханәсе табиблары инсульт билгеләре турында искә төшереп үтәләр. Инсультның куркынычы симптомнарның кинәт башлануыннан һәм тиз үсешеннән гыйбарәт, дип ассызыклый алар.
– Гадәттә кеше үзе белән нәрсә булганын аңламаска да мөмкин. Кан тамырлары һәлакәте турында сөйләүче төп симптомнар: сәбәпсез кискен баш авыртуы, көчле баш әйләнү, ориентацияне югалту, координация бозылу, кешенең битендә асимметрия барлыкка килү. Мисал өчен, әгәр кешедән елмаюын сорасаң, елмаю кыек булачак, чөнки битнең ярты өлеше буйсынмый, нәтиҗәдә авызның бер кыры аска төшә. Сөйләм аңлаешсыз, бәйләнешсез була, тел көрмәкләнә. Куллар, аяклар да кешегә буйсынмый, гадәттә гәүдәнең бер ягы зарарлана. Хәвефле билгеләрне үзегездә яисә якыннарыгызда сизү белән үк ашыгыч ярдәм чакырыгыз. «Үзе бетәр әле» дип йөрү – зур хата! Табиб ярдәме кирәк. Билгеләр сизелә башлаганнан соң беренче өч сәгать – дәвалау чаралары иң нәтиҗәле булган вакыт. Инсультта һәр сәгать, һәр минут кадерле, – дип басым ясады белгечләр.
Инсульт – безнең илдә иң еш очраган үлем сәбәпләренең берсе. Югары кан басымы, гиподинамия, тәмәке тарту, алкоголь куллану, дөрес тукланмау, стресслар бөтен дөньяда инсультның эпидемия чигендә таралуына китерә.
Инсульт кичерүчеләрнең 31 проценты башка кеше ярдәменә мохтаҗ, 20 проценты мөстәкыйль йөри алмый һәм 8 проценты гына элеккеге эшенә, тормышына әйләнеп кайта ала.
Инсультны кисәтү өчен яшьтән үк аның хәвеф факторларын ачыкларга кирәк. Артериаль гипертония һәм йөрәк авырулары, канда холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсе югары булу, артык авырлык, түбән физик активлык, стресслар, яшелчә-җимешләрне аз ашау да авыруга сәбәпче була.
Өй шартларында авыруны карау
Тернәкләнү процессы хастаханәдән чыкканнан соң да дәвам итә. Пациент өчен ни рәвешле уңайлы шартлар тудырырга һәм кайгыртканда нинди аспектларны исәпкә алырга соң? Әлмәт үзәк район хастаханәсенең медицина тернәкләндерү бүлеге шәфкать туташы Назилә Кариева пациентларга һәм аларның туганнарына өйдә карау һәм тернәкләндерүнең төп моментлары турында аңлатма да биреп китте.
– Иң беренче чиратта авыру кичергән кешегә уңайлы шартлар тудыру мөһим. Аңа җайлы караватлы аерым бүлмә бүлеп бирү зарур. Идәндәге келәмнәрне һәм башка комачаулаучы әйберләрне алып куярга, биек бусагаларны сүтәргә, тотынып күтәрелер өчен уңайлыклар булдырырга кирәк. Бүлмәдәге оптималь температураның 21-23 градус булуы шарт, биредә даими җилләтү һәм дымлы җыештыру да уздырып тору сорала. Гигиена кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә. Авыру кичергән кешенең тиресе коры һәм чиста булырга тиеш. Авыруларга кимендә ике тапкыр ванна керергә, калган көннәрдә тәннәрен юеш губка белән ышкырга, соңыннан крем сөртергә кушыла. Урындагы авыруны ике сәгать саен борып яткырырга онытмагыз. Туклануга аерым һәм җентекле караш таләп ителә. Әче, майлы, ысланган ризыклардан һәм газ хасил итә торган азык-төлектән сакланыгыз. Көненә аз-азлап 5-6 тапкыр ашарга кирәк. Азык йотуда проблемалар булса, ашамлыкларның консистенциясен табиб белән килештерегез. Каты азыкны вакларга, ә сыегын куертырга киңәш итәбез, – диде белгеч.
Инсультны профилак-тикалауда вакытында диспан-серлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре узу да зур әһәмияткә ия. Табиблар билгеләп үткәнчә, инсультларның 80% ын сәламәт яшәү рәвешен саклау буенча киңәшләрне үтәгәндә булдырмый калырга мөмкин. Әлеге киңәшләргә колак салырга чакырабыз – сәламәт яшәү рәвешен алып барырга беркайчан да соң түгел. Үзегезне саклагыз һәм якыннарыгызга игътибарлы булыгыз.Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia