Йөрәк сау, сулыш иркен булсын
Йөрәк - тәнебезнең иң мөһим органы. Кешенең сәламәтлеге һәм гомер озынлыгы йөрәк-кан тамырлары системасы торышына турыдан-туры бәйле. Йөрәгеңне яшь чактан сакларга кирәк, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул борынгылар.
Дата. Сентябрь азагыннан 6 октябрьгә кадәр йөрәккә җаваплы мөнәсәбәт атналыгы узды
Кеше сәламәтлеге төрле факторларга бәйле: нәселдәнлек, социаль-икътисади шартлар, экология, тормыш рәвеше һәм башкалар. Шуңа да карамастан, сәламәтлеген саклауда төп рольне барыбер кеше үзе уйный.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, 30 яшьтән арткан 40% кеше йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча исәптә тора, һәм бары тик 10% кеше генә нәтиҗәле профилактика алып бара.
Йөрәк һәм кан басымы борчымасын өчен нишләргә кирәк соң? Бу уңайдан үзәк район хастаханәсе табиб-кардиологлары үзләренең киңәшләрен бирде.
– Иң беренче чиратта ел саен кандагы холестерин күләмен үлчәп тору шарт. Холестерин – безнең организм күзәнәкләрендә булган һәм төзелеш материалы ролен үтәгән төп майларның берсе. Хезмәт итү яшендәге кеше канында холестерин литрына 5,2 ммольдан да күбрәк булырга тиеш түгел. Триглицеридлар (майлар) безнең сәламәтлек өчен бик мөһим, әмма күбәеп китсәләр, алар йөрәк һәм кан тамырлары авырулары, атеросклероз үсешен тагын да көчәйтергә мөмкин. Канда триглицеридлар күбәеп китүнең сәбәбе – тотылмаган калорияләрнең күп булуы. Организм аларны киләчәккә “энергетик запас” итеп саклый. Әгәр сез күп калорияле, майлы ризыкны күп ашыйсыз һәм аз хәрәкәтләнәсез икән, бу һичшиксез кирәкмәгән триглицеридлар артуына китерәчәк.
Канда триглицеридларның нормаль күләме - 150 мг/дл (1,7 ммоль/л) күбрәк түгел. Липидлар дәрәҗәсен киметү өчен, майлы ризык ашауны киметергә, күбрәк җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашарга кирәк.
Йөрәк авырулары белән интегүчеләр арасында тәмәке тартучылар күбрәк очрый. Тәмәке тартуны ташлау миокард инфаркты үсешен һәм кисәк үлеп китү ихтималын 20-50% тоткарлый. Тагын бер мөһим чара - артериаль кан басымын контрольдә тоту. Йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенә артериаль кан басымы артуы сәбәпче була ала. Әгәр кан басымы 140/90 булса, бу сагаерга сәбәп бар дигәнне аңлата. Артериаль гипертония диагнозы куелган очракта да, аны контрольдә тотсагыз, өзлегүләрдән сакланырга була. Шикәр диабеты белән авыручыларда йөрәкнең ишемик авыруы 3-5 тапкырга ешрак барлыкка килә. Диабет фонында өзлегүләр, шул исәптән стенокардия һәм йөрәк ритмы бозылуы барлыкка килә. Канда глюкозаның нормаль күләме – 3,3-5,5 ммоль/л. Стенокардия өянәге вакытында йөрәк кысыла. Мондый чакта тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, тик кешеләр аңа игътибар итми. Өянәкләр, гадәттә физик эш яки эмоциональ кичерешләр вакытында була. Алар шулай ук кеше җылы бинадан салкын һавага чыккач яки тәмәке тарткан вакытта башлана. Өянәкләр булмаганда кешене йөрәге борчымаска мөмкин. Өянәкләр вакытында, кан басымы югары булганда беренче чиратта терапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб тиешле киңәшләр, дарулар язып бирә һәм безгә, кардиологларга, җибәрә. Ул шунда ук хастаханәгә дә җибәрергә мөмкин, бу инде пациентның хәленнән тора. Йөрәк өянәген булдырмый калу өчен тагын бер мөһим әйбер – тән авырлыгын контрольдә тоту. Артык авырлык йөрәк-кан тамырлары чирләре килеп чыгуда риск факторы булып тора, чөнки зур авырлык булганда йөрәк һәм кан тамырларына йөкләнеш арта. Нормаль авырлыгыгызны белер өчен, туклануга да зур игътибар бҮз сәламәтлеген кайгыртучы кешегә күбрәк яшелчәләр, җиләк-җимешләр, чистартылмаган бөртеклеләр һәм эре итеп тарттырылган оннан пешерелгән икмәк, аз күләмдә майлылыгы булган сөт ризыклары ашарга киңәш ителә. Организмда холестерин күбәюгә сыер, сарык, дуңгыз итендә, колбасалар, атланмайда булган туендырылмаган майлар сәбәпче. Гомуми рационда майлар күләме тәүлеклек калорияләрдә 30% артмаска тиеш. ирелергә тиеш.
Үз сәламәтлеген кайгыртучы кешегә күбрәк яшелчәләр, җиләк-җимешләр, чистартылмаган бөртеклеләр һәм эре итеп тарттырылган оннан пешерелгән икмәк, аз күләмдә майлылыгы булган сөт ризыклары ашарга киңәш ителә. Организмда холестерин күбәюгә сыер, сарык, дуңгыз итендә, колбасалар, атланмайда булган туендырылмаган майлар сәбәпче. Гомуми рационда майлар күләме тәүлеклек калорияләрдә 30% артмаска тиеш.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia