Әлмәтлеләргә хастаханә шәһәрчеген төзекләндерү концепциясен тәкъдим иттеләр
Татарстан шәһәрләрен үстерү институты Әлмәт хастаханә шәһәрчеген төзекләндерүнең пилот проекты концепциясен тәкъдим итте.
🏥Әлмәтлеләргә хастаханә шәһәрчеген төзекләндерү концепциясен тәкъдим иттеләр
Татарстан шәһәрләрен үстерү институты Әлмәт хастаханә шәһәрчеген төзекләндерүнең пилот проекты концепциясен тәкъдим итте. Ул «Саулык» паркы белән берләштереләчәк.
Комплекс үз эченә профессор Сигал исемендәге республика клиник онкология диспансеры филиалын, үзәк район хастаханәсен һәм перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсен ала.
Планга төп элементлар: җәяүлеләр юллары, ял итү зоналары, автомобильләргә керү юлларын катгый контрольдә тоту керә. Юл йөрү ашыгыч ярдәм, техник хезмәтләр һәм каты авырулар өчен генә рөхсәт ителә.
Киртәләрсез, пандуслар белән куркынычсыз юллар каралган. Моннан тыш, тематик бакчалар — Хәтер бакчасы, балачак бакчасы, очрашулар өчен павильонлы кунак бакчасы планлаштырыла.
Фото: Татарстан шәһәрләрен үстерү институты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia