Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Әлмәт районында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә

Яңа медицина учреждениесен төзү финиш сызыгында!

Иске Суркино авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеп бетеп килә. Эшләр «Озак һәм актив тормыш» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында алып барыла.

Яңа ФАП заман таләпләренә тулысынча туры киләчәк һәм халыкны урында уңайлы медицина ярдәме белән тәэмин итәчәк. Бинада фельдшер кабинеты, процедура, прививка ясату кабинеты, стерилизация бүлмәсе, көтү зонасы, шулай ук даруларны саклау урыны каралган.

Учреждение ачылганнан соң 700дән артык авыл кешесе өчен беренчел медицина-санитария ярдәменең мөһим үзәгенә әвереләчәк.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса