Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Вируслар килә – ничек йоктырмаска

Бу берничә факторга бәйле: һава температурасының түбәнәюе, кояш активлыгының кимүе, иммун системасының какшавы һәм ябык биналарда булу вакытының артуы, чөнки балалар – мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, ә өлкәннәр эш урыннарына кайтты.

Үзәк район хастаханәсе табиблары билгеләп узганча, вирусларның яңа штаммнарының йогышлылыгы югары дәрәҗәдә. Алар һава-тамчы юлы белән бик җиңел күчә. Вирус сәламәт кешенең организмына эләксен өчен авыру кешенең бер генә төчкерүе дә җитә. Зәгыйфь иммунитет һәм инфекцияле кешеләр белән бәйләнеш вирусның киңкүләм йогуын котылгысыз итә.

– Грипп ОРВИ белән чагыштырганда, кискенрәк башлангычы һәм авыррак агымы белән аерылып тора. Түбәндәге төп билгеләргә игътибар итәргә кирәк: температураның кискен күтәрелүе. Авыруның беренче сәгатьләрендә температура 39-40 градуска кадәр җитүе. Көчле баш авыртуы, мускуллар һәм буыннар сызлавы, көчле хәлсезлек. Әлеге симптомнарга тамак авырту һәм коры йөткерү килеп кушыла. Гриппка каршы прививка ясату авыруларны кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе булып тора. Прививкалар инфекция йоктыру куркынычын шактый киметергә һәм әгәр дә кеше авырый икән, катлаулану ихтималын азайтырга ярдәм итә. Вакциналар конкрет сезон өчен фаразлана торган грипп вирусының иң актуаль штаммнары нигезендә эшләнә. Гриппка һәм коронавируска каршы прививка ясату эпидемия сезоны башланганчы – көз, сентябрь яки октябрьдә тәкъдим ителә. Бу прививкадан соң иммунитетның 2-3 атна дәвамында формалашуы белән бәйле. Организмның вирус активлаша башлаганчы саклануны эшләп өлгерүе мөһим. Вакциналаштыруга әзерлек табиб белән киңәшләшүне һәм, кирәк булганда, сәламәтлек торышын тикшерү өчен анализлар тапшыруны үз эченә ала. Бу бигрәк тә хроник авырулы кешеләргә һәм йөкле хатын-кызларга кагыла, - дип аңлата хастаханә табиблары.

 

Гастрит плюс стресс

 

Көзге чорда хроник авырулар да баш калкыта. Шуларның иң теңкәгә тигәне – гастрит. Ашаганнан соң эч авырту, сару кайнау, күңел болгану, косу, эч кабару, эч кату яки эч китү кебек билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, шикләнергә урын бар.

– Гастритның беренче билгеләре күренә башлауга рационга үт суы бүленүне көчәйтүче ризыкларны кертмәгез. Бу исемлеккә тозлы, кыздырылган, ачы, ысланган ашамлык, төрле соус, тәмләткечләр, әче җиләк-җимеш керә. Гастриттан интеккән кешеләргә газлы су, камыр ризыклары, торт һәм кремлы пирожныйлардан да баш тартырга туры киләчәк. Чир башланган чорда ризыкны һәр өч сәгать саен аз-азлап ашарга кирәк. Төнгә каршы йогурт, кесәл эчеп куйсагыз да, комачауламас. Ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсын-масын өчен, ризыкны җылы килеш ашарга кирәк, – дип киңәш бирә белгечләр.

Көзге чорда авыру яңаруның тагын бер сәбәбе - нервылану.

– Стрессны организмга зыян китермичә генә дә җиңеп була. Моның өчен күбрәк саф һавада йөреп, спорт белән шөгыльләнү дә җитә. Теләсә кайсы физик активлык эмоциональ киеренкелекне юкка чыгара, шатлык гормоны – эндорфин бүлеп чыгара. Көзен йокы туймау да күзәтелә. Иртәрәк ятарга тырышыгыз. Көн саен 7–8 сәгатьтән дә азрак йокламагыз. Төнгә каршы йокы бүлмәсен җилләтеп, бер стакан сөт яки үлән чәе эчеп куегыз, - дип киңәш бирде Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илдар Рәхимуллин.

 

Тире кайгыртуны сорый

 

Көзен тире авырулары да еш очрый. Шуларның иң еш очрый торганы - псориаз. Икенче урында экзема, атопик дерматит, кызыл яссы лишай. Аннан соң контакт-аллергик дерматит, токсикодермия, тиренең гөмбәчек авырулары килә. Псориаз һәм экзема, башлыча, өлкәннәрдә очрый, шул ук вакытта башка тире авырулары балаларга тизрәк йога — аларның тиресе йомшаграк.

– Профилактиканың төп чарасы тире турында кайгырту булып кала. Кулларны нейтраль чаралар белән юарга киңәш итәбез, иң яхшысы - гель формасындагылары. Псориазны профилактикалау, барлык санап үтелгәннәрдән тыш, стресстан сакланудан гыйбарәт. Бу авыруга бирелүчән кешеләр өчен тулы ял итү һәм йоклау да бик мөһим. Әгәр дә тирегездә ике-өч көн эчендә үтмәүче һәм борчылу тудыручы тимгелләр күрсәгез, дерматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк, - дип киңәш бирә Әлмәт дерматовенерологлары. Әлеге киңәшләрне истә тотыйк, кирәк чакта нәтиҗәле кулланыйк һәм сәламәт булыйк. 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса