Кама-Исмәгыйль авылы ФАПына кунаклар килгән
Очрашу ахырында катнашучылар кеше бәхете өчен сәламәтлекнең никадәр мөһим булуы турында фикер алыштылар.
Кама-Исмәгыйль авылы ФАПына кунаклар килгән
Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру кысаларында Кама Исмәгыйль фельдшер-акушерлык пунктында "Карлыгач" балалар бакчасына йөрүчеләр белән агарту очрашуы узды. Чара балаларның сәламәт яшәү рәвеше принциплары турында хәбәрдарлыгын арттыру һәм аларда үз сәламәтлекләренә җаваплы мөнәсәбәт күнекмәләрен формалаштыру максатында оештырылды.
Әңгәмә барышында шәфкать туташы Зөлфия Әлфир кызы Муллагалиева сәламәт яшәү рәвешенең төп аспектларын, шул исәптән көн тәртибен саклау, дөрес туклану, даими физик күнегүләр һәм зарарлы гадәтләрдән баш тартуның мөһимлеген аңлатты.
Очрашуның практик өлеше балаларда физик чыдамлыкны ныгытуга һәм төп хәрәкәт күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән демонстрацион күнегүләр булды.
Очрашу ахырында катнашучылар кеше бәхете өчен сәламәтлекнең никадәр мөһим булуы турында фикер алыштылар. Алар сәламәт калу өчен һәркем үзе турында кайгыртырга тиеш дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Фото: Кама-Исмәгыйль фельдшер акушерлык пункты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia