Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Әлмәтнең медицина учреждениеләренә автомобильләр тапшырдылар

Казанда Татарстан медицина оешмаларына автомобиль транспорты һәм компьютер техникасы тапшыру тантанасы узды.

Әлмәтнең медицина учреждениеләренә яңа автомобильләр тапшырдылар

Казанда Татарстан медицина оешмаларына автомобиль транспорты һәм компьютер техникасы тапшыру тантанасы узды. Автомобильләр тапшыру тантанасында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Сәламәтлек саклау автопаркын яңарту программасы кысаларында Lada Aura маркалы өч җиңел автомобиль («В» категориясе) Әлмәтнең өч медицина учреждениесенә тапшырылды.
Моннан тыш, Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясе яңа ашыгыч ярдәм автомобиле алды. Машина тулысынча заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, бу пациентларга транспортлау вакытында ук кирәкле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, сыйфатлы сәламәтлек саклау – гражданнарыбызның тормыш сыйфаты. 
"Сәламәтлек саклау системасы-халык өчен бик сизгер тармак. Монда иң мөһиме – белгечләр, табиблар. Әмма  тиз, нәтиҗәле һәм сыйфатлы эшли алырлык коралларыгыз булырга тиеш", - дип билгеләп үтте Татарстан рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса