Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Әлмәт районы Кузайкино участок хастаханәсенә капремонт августка төгәлләнәчәк

Территориясе дә төзекләндерелә.

 

Әлмәт районының Кузайкино авылында участок хастаханәсенә капиталь ремонт ясау төгәлләнеп килә. Эшләрне июль ахырына-август башына тәмамларга планлаштыралар.

1966 елда төзелгән бинаны «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проектының «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында яңарталар. Татарстан бюджетыннан капиталь ремонтка 20 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде.

Инде беренче һәм икенче катлар ремонтланган: электр белән тәэмин итү һәм янгын куркынычсызлыгы системалары яңартылган, стеналар буялган, яңа линолеум җәелгән, заманча яктырткычлар урнаштырылган.

Хәзер электр монтажлау һәм бизәү эшләре дәвам итә, инженерлык челтәрләре салына.


Шулай ук территория төзекләндерелә. Ремонт тәмамланганнан соң, учреждение Кузайкино һәм күрше авылларда яшәүчеләргә уңайлырак шартларда медицина ярдәме күрсәтә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса